Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Иран парламенты рәисе: атом програмы мәсьәләсендә дипломатиягә мөмкинлек әле бар


Иран парламенты рәисе Али Лариҗани Тәһранның атом програмы мәсьәләсендә әле дә дипломатиягә мөмкинлек бар дип белдерде.

Якшәмбе көнне Тәһран 10 яңа уран баету корылмасы төзү ниятен игълан итте.

Бу адым Халыкара атом энергия идарәсенең узган атнада Иранны яшерен рәвештә атом корылмасы төзегән өчен хөкем итүенә җавап буларак кабул ителде.

2005-2007 елларда атом сөйләшүләрендә Иранның баш вәкиле булган Лариҗани шулай ук халыкара җәмәгатьчелекне Иран да имзалаган атом технологияләрен таратмау килешүен сәяси корал буларак куллануда гаепләде.

Дүшәмбе көнне АКШ Иранның атом програмы мәсьәләсен чишү өчен вакыт бетеп бара дип кисәтте.

XS
SM
MD
LG