Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Һава торышы җылынуы сезгә ничек тәэсир итә?


- Болай кинәт яңадан һава торышы җылынуы минем сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Яз көнендәге кебек уҗымнар да үсә, агачлар да бөреләнә, табигатьне аңлап булмый.

- Кояш булмагач, миңа авыр. Дымлылык сәламәтлеккә начар тәэсир итә.

- Минем кан басымы сикерә: бер карасаң төшә, бер карасаң күтәрелә. Тик торганда йөрәк калтырый башлый. Бу аномаль, сирәк була торган хәл, ләкин шулай булса да, үз вакытында шагыйрь Пушкин да “Снег выпал только в январе”, дип язган бит.

- Миңа бик ошый, җылы бит, рәхәт.Чистартырга бернинди кар юк, шунсы ошый.

- Бүген 2 градус җылылык дип хәбәр килә телефоныма. Миңа әйбәт.

- Бүген көн бик яхшы, 4 градус җылы диделәр. Миңа төрле һава торышы да яхшы тәэсир итә.

- Һаваның аязучан болытлы булуы һәм урамдагы пычрак кәефне кыра.

- Яңгыр ява, я кар ява. Һаваның дымлы булуы сәбәпле, ангина белән авырдым, көч хәл белән йөрим.

- Төшенкелеккә биреләм. Ап-ак кар яусын иде.

- Кар булмагач, балаларга уйнарга чана да юк, чаңгы да юк. Минем сәламәтлеккә дә зыян килә, баш авырта, кан басымы күтәрелә.

- Табигатьнең мондый хәленнән йокы килә, буыннар сызлый. Бер карасаң кыш башы бит инде. Кар яycа, яхшы булыр иде.
XS
SM
MD
LG