Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

Чехиянең күзләү хезмәте: Сәддам хакимияте Азатлык радиосына һөҗүм итәргә теләде


Чехиянең күзләү хезмәте белдерүенчә, Сәддам Хөсәин хакимияте 2000 елда Прагадагы Азатлык радиосы бинасына һөҗүм итәргә теләгән булган.

Рәсмиләр әйтүенчә, Гыйракның яшерен хезмәте урамның каршы ягындагы йорт тәрәзәсеннән танкка каршы кулланыла торган РПГ-7 ракеты белән һөҗүм итәргә җыенган.

Бу һөҗүм өчен корал дипломатик машинада алып керелгән.

Чехия хакимияте 2000 елда ризасызлык белдерде һәм алдагы берничә елда Гыйракның 6 дипломатын илдән чыгарып җибәрде.

Чехия күзләү хезмәтенең бу мәгълуматны хәзер чыгаруының сәбәбе ачык түгел.

Азатлык радиосы Гыйракка тапшыруларын 1998 елда башлады.

XS
SM
MD
LG