Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ирек Мортазин сүрәте белән футболкалар таралачак


Татарстан президентының элекке сүзчесе, яла ягуда һәм социаль нәфрәт уятуда гаепләнеп 21 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән Ирек Мортазин тарафдарлары аның сүрәте төшерелгән һәм «Иреккә-Ирек» дип язылган футболкалар чыгарачак.

Интернеттагы “Живой Журнал»да тупланган тарафдарлар шулай итеп үз блогындагы хәбәр өчен хөкем ителгән Мортазинга теләктәшлек белдерәчәк.

Русия блогчылар һөнәр берлеге дә Мортазинны яклап чыкты.

Берлекнең мөрәҗәгатендә: “Кешенең шәхси көндәлеген киңкүләм мәгълумат чарасы дип санау Блогчылар һөнәр берлеген борчуга салды. Блогта әйтелгән өчен иректән мәхрүм итүнең рәхимсез җәза булуы ачык күренә. Без Ирек Мортазинны кичекмәстән иреккә чыгаруны һәм аның эшен мәхкамәдә яңадан карауны таләп итәбез”, - диелә.
XS
SM
MD
LG