Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:22

Нациларның үлем лагерында эшләүдә гаепләнүче мәхкамә каршына басты


Икенче Дөнья сугышында Германия нациларының үлем лагерында сакчы булган дип шикләнелүче Дҗон Демянюк дүшәмбе Германиядә мәхкамә каршына басты.

Чыгышы белән Украинадан булган Демянюк Польшадагы Собибор үлем лагерында 27900 яһүдне үтерергә ярдам итүдә гаепләнә.

Нациларга әсир төшеп төрмәгә эшкә куелганчы Демянюк совет гаскәрләрендә сугышкан. Ул үзенә карата гаепләүләрне кире кага.

Мюнхеньдә Һолокост корбаннарының туганнары, журналистлар башка җыелган күп кенә кеше мәхкамә бинасына керергә тырышу сәбәпле, утырыш бер сәгатькә соңарып башланды.

Демянюк мәхкамә бүлмәсенә тәгәрмәчле утыргычта керде.

Прокурор Демянюкның хәле начар булу сәбәпле утырышлар озынлыгы көненә сәгатьярымнан артмаячак диде.

XS
SM
MD
LG