Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама еллык чыгышы алдыннан Әфганстан президенты белән телефон сөйләшүе үткәрде


Әфган президенты Хәмит Карзаи белән АКШ президенты Барак Обама АКШның Әфганстандагы яңа сәясәте турында телефон аша сөйләште.

Карзаи сүзчесе әйтүенчә, видеоэлемтәдә сөйләшү 1 сәгать дәвам иткән.

Обама бүгенгә билгеләнгән еллык чыгышы алдыннан берничә ил җитәкчесе, шул исәптән Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари белән дә шундый сөйләшү үткәрде.

Кайбер хәбәрләргә караганда, Обама бу чыгышында Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрү планын игълан итәргә мөмкин.

Ул чакта Әфганстандагы АКШ хәрбиләре саны 100 меңгә якынлашачак.
XS
SM
MD
LG