Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран һәм Русия Бушер атом электр станциясенең кайчан эшли башлаячагын әйтә алмады


Тәһраннан килгән хәбәрләргә караганда, Иран белән Русия Иранның көньягында төзелгән Бушер атом электр станциясен кайчан эшләтә башлау турында фикергә килә алмаган.

Русия энергия министры Сергей Шматко белән Иран атом энергия идарәсе башлыгы Галиәкбар Салехи дүшәмбе көнне Бушерда булды.

Әмма алар атом электр станциясенең кайчан эшли башлаячагын әйтә алмады.

ИСНА хәбәр агентлыгы Салехиның карылма “бик якын арада” эшли башлаячак дигән сүзләрен китерә.

Рейтер агентлыгы исә бу эшкә якын чыганакларга таянып Бушерның киләсе март аенда, Нәүрүз бәйрәмендә эшли башлаячагын хәбәр итә.

Бушер төзелеше бу ел ахырына тәмамланырга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG