Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лихачев Путиннан федератив корылышны яхшырту турында сорамакчы


Федерация Шурасының Халыкара мәсьәләләр комитеты рәис урынбасары Василий Лихачев Путинга 2 сорау бирергә тели. Русиянең федератив корылышын яхшырту өчен ни эшләргә кирәклеге һәм халыкара мәсьәләләр белән шөгыльләнүче махсус идарә төзү мөмкинлеге турында.

Русия Федерация Шурасында Ингушетияне вәкиллек итүче, Шураның Халыкара мәсьәләләр комитеты рәис урынбасары Василий Лихачев премьер-министр Владимир Путин телевидение аша халык белән аралашканда аңа 2 сорау бирергә теләвен белдерде.

Лихачев “глобальләшү чорында илнең суверенлыгы һәм аның дөньяда тоткан урыны Русиянең ни дәрәҗәдә федерация булуына бәйле дип, Русиянең федератив корылышын яхшырту өчен ни эшләргә кирәк дигән сорау бирергә тели.

Лихачев шулай ук Русиядә халыкара мәсьәләләр белән шөгыльләнүче махсус идарә төзергә дә тәкъдим итә. “Бу идарә халыкара хезмәттәшлек програмын гамәлгә ашырыр, чит илләрдә эшмәкәрлек проектлары, инвестиция програмнары белән шөгыльләнер һәм Русиянең абруен күтәрергә ярдам итәр иде”, - ди Лихачев.

Заманында Татарстан вице-президенты һәм Дәүләт Шурасы рәисе булган бу сәясәтче әйтүенчә, әлеге юнәлешләрдә эшчәнлек хәзер дә алып барыла, әмма алар тышкы эшләр эшләр министрлыгы белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы арасында таркалган.

Лихачев Путиннан якын арада шундый идарә төзелү мөмкинлеге турында сорарга тели.

Путинның телевидение аша халык сорауларына җавап бирүе 3 декабрьгә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG