Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Галимов: Зөлфәт батырлык эшләде


7 елдан соң Зөлфәт Хәким тамашачы алдына чыкты. Милләт язмышына багышланган җырлары бигрәк тә нык алкышланды.

Matbugat.ruда Зөлфәт Хәким концертына мөнәсәбәттә һәркем “үз өлешен кертеп калырга” тырыша.

“Шәп концерт булды. Балачагыма кайтып килгән төсле булдым. Күп сөйләшмәде, юмор булмады, чыкты да җырлады! Шуны сокланып карап утырдык. Мин ул җырларда үстем. Карлыккан тавыш беренче җырда гына колакны ярды. Аннан күнегелде. Тыйнак, зыялы концерт булды. Тамашачысы кебек үк. Һәм иң мөһиме. Концерт җитми калды. Мартта янә барабыз, Зөлфәт абый!!!” дип яза Фирдүс.

“Бүген Зөлфәткә бар тамашачы кушылып җырлады, борчылып утырды хәтта. Ничек кенә булмасын, Зөлфәттән рухи азык алам. Тавышы бетмәгән булса, бөтенләй хуштан язар идем...” дип Чабата үз фикерләрен белдерә.

Алсинә исә: “Авырый ич... Кайсыбыз 38 температура белән сәхнәгә чыга ала... Шуңа концертын күчерсә, яхшырак булыр иде кебек. Әй, безнең татарга ярап булмый инде алай да. Ник күчергән диярләр иде, гауга чыгар иде. Болай, үттеме – үтте”, дигән.

Зөлфәт Хәким сәхнәгә килеп чыгуга үк 3 көн буе грипптан иза чигүен яшереп тормады. Тамашага бер сәгать кала җырчының кәефе бигрәк тә начар иде. Әңгәмәдән дә баш тартты ул.

Айдар Галимов
Җырчы Айдар Галимов мондый хәлдә тамашачы алдына чыгу үзе зур батырлык дип белдерә.

“Тере тавыш һәм тере уен кораллары минем өчен бик кызыклы. Кире асылыбызга кайтып киләбез. Зөлфәт Хәкимнең иҗатын һәм күп кырлы шәхес булуын мин бик аңлап та бетермим. Ул төрле-төрле жанрларда иҗат итүче татар халкының бер егете.

Мин аның җырларына мөкиббән. Һәм аңардан кала яратып башкарган кеше дә. Мин бүген бик күп кенә җырларга түзмичә кушылып җырлап утырдым. Сәхнәгә чыгып китәсе килгән чаклар да булды.

Авыру кемнең кем икәнен карап тормый. Бүген авторга бик авыр иде. Шуңа карамастан Зөлфәт үзенең нинди көчле ир-егет икәнен күрсәтте. Мондый хәлдә концерт бирү мөмкин түгел”, ди Айдар Галимов.
Хәмидүнә Тимергалиева

Тамашачы бу концертны 7 ел буе көткән иде. Аны яраткан һәркемнең өендә Зөлфәт дискы бардыр дип уйлыйм мин, ди әлеге концертка килгән Зилә исемле ханым. Алар гаиләләре белән концертка ике атна кала чак соңгы 4 билетны алып өлгергәннәр. Әгәр Зөлфәт Хәким Камал театрында 2, я булмаса 3 концерт бирсә алары да тулыр иде диючеләр дә булды.

“Аллаһы тәгаләдән җибәрелгән кеше ул. Ул күп кырлы талант иясе. Хәзерге заман эстрадасы Зөлфәт Хәким җырлары кебек зур дәрәҗәдә булырга тиеш. Ул чын мәгънәсендә эстрада өлкәсендә иң югары нокта куя торган кеше. Аллаһы тәгаләдән җиргә җибәрелгән ул кеше”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Римма Бикмөхәммәтова
“Ирек мәйданы” журналисты Римма Бикмөхәммәтова Зөлфәт Хәкимне, гомумән, татар милләтенең уникаль шәхесе дип белдерә. Бу концертны ул татар дөньясындагы бер зур вакыйга дип тә әйтә.

“25 ел язган җырлары хәзер дә актуаль. Бүген дә әһәмиятле. Халыкка ул кирәк. Кешеләрнең попсовый җырларны гына түгел, шундый концертларны да яратып тыңлаганнарына куанып утырам. “Калкып чыгар татар иле” дигәннән бу сүзләр киләчәктә хакыйкатькә туры киләчәгенә ышанам”, ди Римма Бикмөхәммәтова.

Композитор Мәсгүт Имашев исә Зөлфәт Хәким дөньясын үзем өчен ачасым килә, дип белдерә. Фикерләре, иҗаты, дөньяга карашы белән сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә керткән яңалыгы белән дә зур шәхес икәнлеген әйтә.

“Ул башкарган җырлар берсе дә тик торганнан иҗат ителмәгән. Барсы да уйланып эшләнгән фәлсәфи җырлар. Алар барсы да тормыш, милләт, халык язмышы белән бәйләнгән”, ди Мәсгүт Имашев.
XS
SM
MD
LG