Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры” фонограммадан баш тартты


Марат Гәрәев һәм Айдар Галимов
Марат Гәрәев һәм Айдар Галимов

Быел «Татар җыры – 2009» фестивален оештыручылар тулысынча фонограммадан баш тарткан. Марат Гәрәев билгеләп узганча, һәр җырчы “тере” тавыш белән җырлый ала. Әмма аларның башкару осталыклары һәм сыйфатлары төрле.

19 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә чираттагы «Татар җыры – 2009» халыкара эстрада фестивале узачак. Татар эстрадасы тормышындагы әлеге мөһим вакыйга быел унынчы тапкыр үткәрелә. Шул уңайдан узган матбугат очрашуында «Барс-Медиа» ширкәтенең җитәкчесе Марат Гәрәев, фестивальнең баш режиссеры Марианна Герасимова, «Татар җыры»нда 9 ел рәттән лауреат булган Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов һәм узган елгы “Алтын барс” иясе Раяз Фасыйхов катнашты.

Быелгы фестиваль сәхнәсендә татар эстрадасының 20 җырчысы гына чыгыш ясаячак. Шуларның яртысы яшь, ләкин популярлык казанып өлгергән артистлар. Алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, «Зө-Ләй-Лә» төркеме, Асылъяр, Гүзәл Уразова, Илнар Сәйфиев, Алсу Әбелханова, Илвина, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев булачак.

Ә үзенең күпьеллык тәҗрибәсе һәм югары профессиональлеге белән дан казанган йолдызлар рәтендә Зөлфәт Хәким, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Идрис Газиев, Венера Ганиева, Резидә Шәрәфиева, Рәсим Низамов җырлаячак.


10 еллык юбилей белән бәйле рәвештә фестиваль лауреатларын билгеләү тәртибенә берничә өстәмә кертелгән. Гадәттә фестивальгә җырлар радио һәм телевидениедагы хит-парадлар, альбомнарның сатылу күләме, клипның популярлык рейтингы нәтиҗәләренә карап сайлап алына иде. Быел исә 10 еллык вакыт аралыгында җырның популярлыгы һәм татар музыкасының алтын фондын тәшкил иткән җырның хәзерге эстрада өчен әһәмияте дә исәпкә алына.

«Татар җыры – 2009»ның тагын бер үзенчәлеге - оештыручылар тулысынча фонограммадан баш тарткан. Димәк, кич буе “җанлы” музыка уен кораллары һәм “тере” вокал яңгыраячак. Җырчылар “Барс-Медиа” каршында оештырылган Юрий Федоров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль һәм Анна Гөлишәмбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестрына кушылып чыгыш ясар дип көтелә.

Марат Гәрәев билгеләп узганча, һәр җырчы “тере” тавыш белән җырлый ала. Әмма аларның башкару осталыклары һәм сыйфатлары төрле.

Раяз Фасыйхов
Матбугат очрашуында катнашкан Айдар Галимов сүзләренә караганда, аңа «тере» тавышка җырлау җиңелрәк. “Фонограммага дөрес итеп, вакытында авыз ачып ябып торырга да осталык кирәк”, диде ул. Әмма кайвакытта видео һәм аудио язмалар сыйфатлы булсын өчен фонограммага җырларга туры килә.

Быел фестиваль гадәттәгечә берничә көн дәвамында түгел, ә бары тик бер генә көн булачак. Марат Гәрәев ышандырганча, монда икътисади кризисның катнашы юк. “Чөнки 10 ел дәвамында әлеге ширкәт татар шоу-бизнесында үз урынын табып, кредит чараларыннан файдаланмыйча, үз-үзен туендырып яши. Концертка килгәндә, ул бер булсын – берәгәйле булсын”, диде Марат Гәрәев.

«Татар җыры-2009» фестиваленең билет бәясе – 2500 сумнан алып 5000 сумга кадәр җитә. Билет бәяләренең шактый кыйммәтле булуы “җанлы” музыка концерты белән бәйле. “Фестивальгә ансамбль һәм оркестларны җәлеп итү, “тере” тавышка җырлау – болар барысы концертны кыйммәтле итә. Репетицияләр үткәрү дә чыгымлы эш”, диде Марат Гәрәев.

Әйтергә кирәк, 9 ел эчендә “Татар җыры” фестивале татар эстрадасының иң дәрәҗәле музыкаль чарасына әверелде. Катнашкан артистлар составы һәм техник яктан җиһазлануы ягыннан да “Татар җыры” фестиваленең Татарстанда көндәшләре юк. Шулай ук бу вакыт аралыгында фестивальнең рәсми бүләге - “Алтын барс” сыны 175 данә бүләк ителде. Узган ел беренче “Алтын барс”ка лаек булган Раяз Фасыйхов инде күп тапкырлар яңыраган җырларны яңа аһәң белән башкарырга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG