Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:40

Русиядә ВИЧ инфекция проблемы илнең социаль җитешсезлеге дәрәҗәсен күрсәтүче кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала. 2009 елның 31 октябренә илдә бу авыруны йөртүче 516 мең кеше теркәлгән, шуның 4,5 меңгә якыны – балалар.

Статистик мәгълүматлар күрсәткәнчә, Татарстанда рәсми рәвештә 8031 ВИЧ- инфекция йөртүче бар. Әмма белгечләр бу сан чынлыкта берничә тапкыр артык дип белдерә. Бу күрсәткечләр Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски районнарында зур.

Светлана Изамбаева үзенең ике баласы белән
Светлана Изамбаева иммунодефицит вирусыннан интегүчеләрнең берсе. Ул - “Әни һәм бала” дигән хәйрия фонды җитәкчесе. Оешмага ВИЧ белән шәхси таныш булган, Русия халкының мондый кешеләргә булган карашын үзгәртергә теләгән һәрбер хатын-кыз керә ала. Җәмгыять мондый авыру йөрткән кешеләрдән курка, аларны кимсетә, үзләреннән читләштерә, ди ул.

Светлана Изамбаева СПИДка каршы чарада
“Минем кебек кешеләргә җәмгыятьтә бик күп проблемалар белән очрашырга туры килә. Бу чир аркасында эштән куалар, хастаханәләрдә безне чиклиләр. Башка төр чирләр, мәсәлән, грипп, һепатит, шикәр чире белән авыручылардан кешеләр бит алай курыкмый. Ә ВИЧ-чирлеләргә җәмгыять кешелексез карашта”, ди Светлана Изамбаева.

Тәрбиягә рөхсәт юк!

Светлана Изамбаева һәм энесе Саша
Массакүләм мәгълүмат чараларында шушы арада Светлана Изамбаева исеме еш күренде. Түрәләр аңа ятим калган энесен үзенә тәрбиягә аларга рөхсәт бирми. Энесе бүген, Светлана әйтүенчә, бик начар шартлар булган балалар йортында яши. Без бит җәмгыятьнең тулы хокуклы кешеләре, безнең дә әни, апа буласы килә ди ул. Тәрбияче булырга рөхсәт бирмәүләрен ул башка сыймаслык хәл, җәмгыятьнең мәгънәсезлеге дип саный.

“Мина бертуган энемне тәрбиягә алырга рөхсәт бирмиләр. Мине бер аягым белән кабердә дип кимсетәләр. Җәмгыять ачык текст белән безгә шулай әйтә, ә үзләре белән иртәгә нәрсә булачагын кем белә? Ни өчен авыруларын кысуга юнәлгән, безгә тәрбиягә алуны тыйган кануннар бар? Алар да бит җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасе. Алар яратылырга, әни булырга хокуклы. Алай булгач, миңа энемне тәрбиягә алырга рөхсәт булмагач, минем 2 сау-сәламәт баламны да балалар йортына җибәрергә кирәк булып чыга бит”, ди Светлана Изамбаева.

ВИЧлы бала – ала карга

каршы фондта психологик тренинг
Зур кешеләр генә түгел, бу зәхмәт белән очрашкан балалар да җәмгыять ягыннан төрле чикләүләр, басым һәм начар мөнәсәбәт тоя. Яшьтәшләре, укытучылары, хәтта медицина хезмәткәрләре ягыннан да тискәре караш бар. “Әни һәм бала” хәйрия фонды җитәкчесе әйтүенчә, әниләре иммунодефицит вирусы булган авыручыларны балалар бакчасына, мәктәпкә җибәрергә курка, чөнки аларны кыйнаячаклар.

Светлана Изамбаева улы белән СПИДка каршы чарада
“Яшьтәшенең, дустының үзләре кебек булмавын белгән, аны урамда кыйнау очраклары еш була. Әни кеше бу мәгълүматны кеше колагыннан яшереп йөрергә мәҗбүр, бик күпләр, гайбәт, кысудан сакланып, улын яки кызын балалар бакчасына җибәрми”.

Табиблар әйтүенчә, Татарстанда 2009 елда ВИЧка каршы, аны кисәтү эшләренә багышлап зур көч куелган. Иммунодефицит белән авыручы 834 пар ВИЧлы әни һәм бала 3 этаптан торган химиопрофилактик дәвалау узган.

Бу авыру белән якыннан таныш булган Светлана Изамбаева беренче чиратта уку йортларында файдалы мәгълүмат бирә торган чаралар үткәрергә кирәк ди. Бу эш сан һәм эш күрсәтүгә генә бәйләнеп калмасын иде ди ул.

XS
SM
MD
LG