Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара юстиция мәхкамәсе Косово мәсьәләсен карауга кереште


Serbia -- Kosovo (Kosova), undated
Serbia -- Kosovo (Kosova), undated

Һаагтагы Халыкара юстиция мәхкамәсе Косовоның Сербиядән берьяклы аерылуының хокукый яктан ни дәрәҗәдә нигезле булуын тикшерүгә кереште. Үтәлүе мәҗбүри булмаган карар киләсе елда чыгарылыр дип көтелә.

9 көн дәвам итәчәк утырышларда, Косово, Сербия һәм мөрәҗәгать итүче тагын 29 илнең дәлилләре тыңланачак. Үтәлүе мәҗбүри булмаган карар киләсе елда чыгарылыр дип көтелә. Бу мәхкамә карары башка илләрнең Косовоны тану мәсьәләсенә тәэсир итәргә мөмкин.

Тыңлаулар 11 декабрьгә кадәр барачак. Шуннан соң фикер алышулар берничә ай дәвам итәр һәм карар киләсе елның беренче яртысында чыгар дип көтелә.

БМОның Гомум Мәҗлесе Приштинаның берьяклы аерылуының халыкара канунны бозу-бозмавы турында мәхкамәдән үз сүзен әйтүен Белград тырышлыгы нәтиҗәсендә сорады.

Косово Сербиядән бәйсезлеген 2008 елның февралендә берьяклы рәвештә игълан итте.

Вук Еремич
Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич мәхкамә карары башка илләрнең Косово бәйсезлеген тануына чик куяр дип өметләнүен белдерде.

Еремич шулай ук Белград мәкхакамә карарының Косовоны үз киләчәге турында яңадан сөйләшүләр башларга мәҗбүр итүен тели диде.

Азатлык радиосының Балкандагы хәбәрчесе Драган Ставлянин әйтүенчә, карар чыннан да Косово бәйсезлеген яңа илләрнең тануына тәэсир итәргә мөмкин.

Драган Ставлянин
“Хәзергә Косовоны барлыгы 63 ил таныды. Әмма Халыкара юстиция мәхкамәсе сүзен көтүче, әлегә карар итмәгән илләр шактый. Бу карар киңәш кенә булса да, ул карар итмәгән илләрнең, бигрәк тә Азия, Африка яки Көньяк Америкадагы илләрнең позициясенә берәр ничек тәэсир итәргә мөмкин”, - ди Ставлянин.

Русия Көнбатышның Косово бәйсезлеген тануына кискен каршы чыкты. Мәскәү Белградның Косовоны тану тотрыксызландыра һәм халыкара канунны боза дигән сүзләрен хуплап килә.

Премьер-министр Владимир Путин да көнбатышның Косово бәйсезлеген яклавы дөньяның башка урыннарында сепаратистларны бәйсезлек игълан итәргә этәрәчәк“әхлаксыз һәм канунсыз” гамәл дип атады.

Әмма көнбатыш Приштинадагы албаннарның, Югославия таркалганнан соң, һәм серб көчләре 1990 елларда Косовода албаннарга каршы этник чистартулар үткәргәннән соң, Белград Косовоны идарә итәргә әхлакый һәм кануный хокукын югалтты дигән дәлилен яклый.

Халыкара юстиция мәхкамәсенә мөрәҗәгать иткән 29 илнең 15-е Косово бәйсезлеген, 14-е Белградны яклый.

Серб көчләре Косовода меңнәрчә албанны үтергәннән, 1 миллионлап албан төбәктән качып киткәннән соң, 2009 елның июнендә НАТО Сербиягә һава һөҗүмнәре белән серб көчләрен туктатты һәм Косовога гаскәр кертте.

Шуннан бирле 2008 елның февралендә Приштина берьяклы бәйсезлек игълан иткәнгә кадәр Косово Сербиянең БМО идарәсе карамагындагы төбәге булды.
XS
SM
MD
LG