Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52

Дүртенче ел рәттән инде Русиянең мөфтиләр шурасы, Ислам мәдәни үзәге белән берлектә Корбан бәйрәмен Мәскәү үзәгендәге данлыклы "Метрополь" ресторанында уздыра. Биредә дин, дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре дә, Дәүләт думасы депутатлары да катнаша.

Бәйрәмнең мәдәни программасы да кунакларга карап бик югары дәрәҗәдә оештырыла. Анда Татарстан, Дагыстан, Чеченстан, Карачай-Чиркәс республикалары артистлары белән беррәттән мәскәүләр дә чыгыш ясады.

Барлык кунакларны бәйрәм белән Русиянең мөфтиләр шурасыннан Нәфигулла Аширов, Ислам мәдәни үзәк җитәкчесе Габдель-вахит Ниязов, Русия президенты аппаратыннан Алексей Гришин һәм Дума депутаты Владимир Жириновский котлады. Быел да кунаклар арасында Әзәрбайҗан илчесе Полат Бюл-бюл оглыны, генерал Мәхмүт Гәрәевне, Федерация шурасыннан Василий Лихачевны, Шәрык институты директоры Виталий Наумкинны, хәтта телевидение алып баручысы Светлана Конегинны да күрергә була иде.

Очрашуга килгән халык иң олы кунак итеп Татарстанның «Рубин» футболчылары тренеры Корбан Бердыевны кабул итте. Чөнки Татарстанның ике тапкыр инде Русия чемпионы булган «Рубин» футболчылары җитәкчесе Корбан Бердыевка Русия мөфтиләр шурасының «Әль-Фәхр» ордены да тапшырылды. Орденны аңа мөфтиләр шурасы исеменнән Дамир хәзрәт Гыйзззәтуллин такты.


«Бу орден минем өчен генә түгел, Татарстан халкы өчен, «Рубин»ның барлык җанатарлары өчен бирелде дип уйлыйм, ул безнең уртак бәйрәм булды», диде тантанада Бердыев.

Ә инде мондый җиңүләрдән соң «Рубин»ны ни көтә, ул тулысы белән Татарстанда кала аламы дигәнгә Корбан Бердыев: «Бу турыда берни дә әйтеп булмый әле. Команданың таркалмавын Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та тели. Әлбәттә, мин дә «Рубин» уйнаучыларының бербөтен булып калуын телим», диде Корбан Бердыев "Азатлык" радиосына.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG