Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: Хокук яклаучы Садулаева үз ире аркасында үтерелгән


Чечня прокуратурасының тикшерү комитеты башлыгы Виктор Леденев Чечнядәге кеше хокукларын яклаучы Зарема Садуллаева үз эшчәнлеге аркасында түгел, ә ире аркасында үтерелгән дип белдерде.

Аның әйтүенчә, 10 августта билгесез кешеләр аның ире Алик Җәбраиловны гына алып китәргә теләгән, әмма Садуллаева аның үзен генә җибәрергә теләмичә үз ихтыяры белән аларга ияргән.

Леденев алып китүчеләрнең Җәбраиловны гына үтерергә теләвен раслаучы шаһитләр дә бар, һәм аны кан үче аркасында үтергән булырга мөмкиннәр ди.
XS
SM
MD
LG