Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Бу атнадагы Русия-НАТО Шурасы утырышы узмаска мөмкин


Русиянең НАТОдагы вәкиле Русия белән НАТО арасындагы бу атнага билгеләнгән югары дәрәҗә сөйләшүләр узмаска мөмкин дип белдерде.

Вәкиллек белдерүендә Русия һәм НАТО илләре тышкы эшләр министрларының Русия-НАТО Шурасы очрашуы шик астында диелә. Әмма шуннан ары мәгълумат бирелми.

Җомгага билгеләнгән очрашу Мәскәүнең былтыр Грузиягә гаскәр кертүеннән соң Русия белән НАТО арасындагы иң югары дәрәҗә очрашу булырга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG