Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар берлеге рәисе: Русия телеканаллары бары пропаганда коралы гына


Русия журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов Русиядә хакимият һәм медиаэшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кайбер кешеләр телевидение каналларын нык хосусыйлаштырган дип белдерде.

Русия журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов илдәге телевидение каналларына карата Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының тәнкыйтенә үз фикерен белдергәндә, Русия телевидение каналларын хакимияткә һәм медиаэшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кайбер кешеләргә нык бәйле булуда гаепләде.

Богданов фикеренчә, “яхшы киңкүләм мәгълумат чараларында халык үз-үзе белән сөйләшә. Аның әйтүенчә, телевидениенең хакимияттән халыкка җиткерү чарасы гына булуы дөрес нәрсә түгел”.

Всеволод Богданов
“Бүген без җәмәгать телевидениесенең төрле илләрдә ничек төзелгәнлеген беләбез. Анда хакимият телевидение каналын идарә итүгә якын килергә курка. Нәтиҗәдә, җәмгыять мәгълумат алу һәм үз фикерен булдыру мөмкинлегенә ия. Бу аңа ачык күз белән яшәү генә түгел, дөрес карарлар кылу мөмкинлеге дә тудыра. Шул исәптән сайлау кампаниясе вакытында да”, - ди Богданов.

Журналистлар берлеге рәисе Русиядә пропаганда элекке тормыштан калган нәрсә дип исәпли.

“Пропаганда һәм пиар һәрбер илдә бар, әмма җитәрлек үсешкә ия илләрдә” ватандашлар пропаганда һәм пиарны журналистикадан аера белә, һәм “аларның сайлау мөмкинлеге бар” ди ул.

Күптән түгел иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы Русия, Беларус, Үзәк Азия һәм Кавказ илләрендәге телевидение каналларына тәнкыйть белдергән иде. Оешманың сүз иреге мәсьәләләре вәкиле Миклош Һарашти бу илләрдә барлык диярлек телевидение каналларының хакимият контроле астында эшләвен һәм, көчле пропаганда коралы буларак кулланылган очракта, иминлеккә куркыныч тудыра алачакларын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG