Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Әфганстанга 30 мең хәрби җибәрә


Американ президенты Барак Обама Талибан һәм Әл-Каидәгә каршы сугышны “тизәйтү” өчен киләсе җәйгә Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрәчәген һәм 18 айдан гаскәрне аннан чыгара башлаячагын белдерде.

Әфганстанда өстәмә гаскәр урнаштыруда тизәйтелгән җәдвәл бәян итеп, Обама хәтта кайбер Пентагон генералларын да аптырашта калдырды. Алар гаскәр урнаштыру эшләре 12-18 айга сузылыр дип өметләнгән иде.

“Баш хәрби җитәкче буларак, мин Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрү безнең милли мәнфәгатебездә дигән карарга килдем. Тагын 18 айдан алар өйләренә кайта башлаячак” диде Обама Нью-Йорк штатындагы Вест Поинт хәрби академиясендә ясаган чыгышында.

Бу хәрбиләр НАТОның өстәмә берәмлекләре белән бергә Әфганстандагы иминлек өчен җаваплылыкны әфган көчләренең үзләренә тапшыру эшен тизәйтәчәк һәм 2011 елның июль аенда безнең хәрбиләрне аннан кайтара башларга мөмкинлек бирәчәк, диде Обама.

Бу чыгышын американ президенты өч айга сузылган тикшерү эшләреннән соң ясады. Американ гаскәрләре Әфганстанга 8 ел элек, 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң кергән иде. Ул һөҗүмнәр өчен Әл-Каидә челтәре гаепләнде.

Без Әфганстанда сугышны оттырмадык, ләкин соңгы вакытта анда вазгыять начарлана бара. Талибан һәм Әл-Каидә көчләре Пакстан чикләре буенда яңа сыену урыннары булдыра, диде ул.

Обаманың бу чыгышын күпләр көтте һәм ул һәркемгә ярарга тырышты. Республиканнарга өстәмә гаскәр җибәрергә вәгъдә итте. Демократларны һәм сугыштан гарык булган американнарны хәрбиләр анда озакка калмас дип ышандырды.

Обама бу карарның аның өчен җиңел булмавын әйтте. Әгәр мин Кушма Штатлар һәм американ халкының иминлеге Әфганстанда хәл ителә дип уйламасам, мин андагы бар хәрбиләрне дә иртәгә үк өйләренә кайтарыр идем, диде ул.

Обама НАТО беректәшләренә һәм дә Әфганстан белән Пакстан җитәкчеләренә, берьяктан, чигенергә җыенмавын күрсәтте, икенче яктан, аларны да “бүрәнәнең икенче башыннан күтәрергә” чакырды.
XS
SM
MD
LG