Гомумән әлеге фестивальдә Казан, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә һәм Башкортстанның Туймазы театрларында 2008-2009 елларда яшь режиссерлар тарафыннан куелган спектакльләрне күрергә мөмкин булачак.
Яшь татар режиссурасы фестивале уздыру идеясе белән академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыга. Шуннан Татарстанның мәдәният министрлыгы күтәреп ала. Фестивальдә катнашучы режиссерлар арасында Фәрит әфәнденең үз укучылары да була ди.
Яшьләрнең иҗатка, сәнгатькә тартылуының тагын бер дәлиле булып “Яңа дулкын” заманча шигърият кичәсен әйтергә була, 6 декабрьдә "Һөнәр" фестивале кысаларында яңа буын яшь шагыйрьләре кабаттан Камал сәхнәсендә чыгыш ясыячак.