Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:20

Русиягә эшкә киткән таҗик мигрантлары илдә калган гаиләләре белән араны эзүнең яңа заманча ысулын куллана. Алар хатыннарына кесә телефоныннан “талак” дип смс кына җибәрә. Таркалучы гаиләләр саны арта. Таҗик хатыннары ярдәмсез кала.

Таҗикстанның көнчыгышындагы Рәшт төбәгендә яшәүче 25 яшьлек Газизә Кобилованың ире күптән түгел хатынына аннан аерылырга теләве турында хәбәр җибәргән.

Дүрт ел элек туган гаиләнең таркалуы Газизә өчен шулай кинәт һәм көтмәгәндә булган.

Русиягә эшкә киткән ире башта шалтыратып аны аерылышу хакында кисәтеп куйса, аннары сүзләрен дәлилләп кесә телефонына “талак” дип язып җибәргән.

Шулай итеп өйдә утыручы Газизә бер мизгелдә матди ярдәмсез, тотрыксыз калган.

Акча күзне томалый

Таҗикстанда эш булмау сәбәпле, ирләрнең күбесе акча эшләү өчен читкә китеп гаиләләрен матди яктан тәэмин итеп тора. Әмма озак вакыт гаиләләреннән еракта яшәп алар күрәсең хатыннарыннан читләшә һәм бу “смс-талак” белән тәмамлана. Нәтиҗәдә меңләгән таҗик хатыны акчасыз, тораксыз кала.

Иреннән смс алганнан соң Кобилова да өлкән әти-әнисе һәм гаиләләре белән яшәгән 3 абыйсы йортына кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.

Газизә гаилә коруга 4 ел узса да, алар ире белән бары берничә айны гына бергә уздырганын әйтә. Калган вакытларында хәләл җефете Русиядә акча эшләгән.

“Минем уйлавымча, Мәскәүгә китеп акча күргәч аларның күзләре томалана һәм хатыннары, гаиләләре бөтенләй онытыла”, ди ул.

Таҗик мигрантлары төрле эшкә риза


Паспортны алмаштырып та була...


Күрсәткечләр нигезендә, 18-60 яшьлек миллионлаган таҗик, ягъни илдәге 7 кешенең берсе Русия яки башка илгә китеп акча эшли дип санала. Озак вакыт гаиләдән аерылып тору күп очракта аерылышуга китерә.

Саннар бик төрле булса да, адвокат Бәхтияр Насруллаев әйтүенчә, Таҗикстандагы 25% гаилә яисә дүрттән берсе аерылу белән тәмамлана.

Әлбәттә 50% гаилә таркалуы күзәтелгән Америка белән чагыштырганда бу күпкә әз. Әмма 1990 елларда таҗик гаиләләренең 8% гына таркала торган булган.

Ләкин белгечләр әйтүенчә, никах укытып кына яшәүчеләр арасында аерылганнар тагын да күбрәк булырга мөмкин. Әлбәттә ил кануны нигезендә никах белән генә яшәүчеләрнең гаилә коруы рәсми саналмаган кебек, “талак” та юридик әһәмияткә ия түгел.

Адвокат Насруллаев исә мигрант ирләрнең күбесе бу нечкәлекләргә игътибар итмәвен әйтә. Әгәр алар рәсми хатын белән ир дип язылышакан булса да, араны эзү өчен “талак” сүзен язып җибәрү җитә дип саный. Ә паспорттагы мөһер булмасын өчен документны яңага алмаштыра.

Хатын-кыз үз хокукын белми

Әлбәттә Таҗикстандагы гаилә совет заманындагы тәртипләргә нигезләнгән. Аерылышкан очракта хатын-кызга уртак малның яртысы бирелергә тиешле. Әмма Насруллаев бу очракта да гүзәл затлар проблемага юлыгуын әйтә.

“Канун нигезендә аеру эшен башлар өчен мәхкәмә ир кешегә рәсми белдерү җибәрергә тиеш. Ә хатыннары читкә киткән ирләренең адресларын белми”, ди ул.

Дүшәнбе шәһәрендәге җенесләрне өйрәнү үзәген оештыручы Мәрьям Дәүләтова әйтүенчә, күп кенә хатын-кызлар, аеруча да авыл җирендә яшәүчеләр, үз хокукларын хакында мәгълүматлы түгел һәм ир кешеләр моннан оста файдалана.


Аерылган хатын-кызлар өчен дәресләр уза


Күптән түгел уздырган сораштырулар күрсәткәнчә, Таҗикстанның төньягындагы Пенджикент төбәгендә аерылган хатын-кызларның 95% ниндидер матди хокукка ия булуын белмәгәнен әйткән. Хәзер исә хөкүмәт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар бу төбәктә һәм аның тирә-юнендә гүзәл затлар өчен укулар уздыра.

“Мондый җыелышларда катнашканнан соң, кайбер хатын-кызлар аерылышуларына шактый вакыт узса да үзләренә тиешлене дәгъва итеп мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итте”, ди Дәүләтова.

Әмма өйләнгәндә егетләрнең күбесе ата-аналары белән яшәве һәм йортның өлкәннәр исемендә булуы эшне катлауландыра. Чөнки бу очракта аерылган хатын инде торакка өмет итә алмый.

Моннан тыш күп кенә таҗик ирләре читкә киткәч рәсми теркәлмичә эшли һәм алардан алимент дәгъва итү дә авырлаша.


Балалар атасын танымый

Укытучы Солтана Алиева барлык проблемалар нәкъ шул мохтаҗлык сәбәпле туа дип саный. Чөнки Таҗикстанда эш булса, әлбәттә, ир кешеләр гаиләсен калдырып читкә чыгып китмәячәк. Алиева моны үз мисалында әйтә.

“Гаилә тормышы хәзер тулы булмаган эш көнен хәтерләтә. Мин иремне айлар буе күрмим һәм безнең аралар тора-бара суыныр дип куркам. Балалар да әтиләрен күрмичә үсә. Хәтта бер тапкыр 9-10 айлар торып кайтканнан соң, аны танымадылар да”, ди ул.

Әмма илдәге икътисади авырлыклар сәбәпле, Алиева ирләрнең читкә китеп эшләвен бердән-бер чара дип саный.

Аның ире Яңа ел бәйрәменә гаиләсе янына кайтырга вәгъдә иткән. Әмма читкә киткән меңләгән таҗик бу хакта уйлап та карамый.

Кайберләре Газизәнең ире кебек смс җибәреп кенә “ирекле кош”ка әйләнә.

“Мин анардан аерылышу сәбәпләрен белергә теләп шалтыратам да шалтыратам, әмма ул телефонын алмый”, ди аптыраган Газизә.

XS
SM
MD
LG