Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дипломатик чыганак Русиянең Иранга каршы яңа чикләүләрне яклаячагын белдерә


Рейтер агентлыгы Русиядәге бер югары дипломатик чыганакның Мәскәү Иранга каршы яңа чикләүләр турында һәртөрле консенсуска кушылырга әзер дигән сүзләрен китерә.

Күптән түгел Иран БМО таләпләренә буйсынмыйча атом эшчәнлеген киңәйтәчәген игълан иткән иде.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат исә Русияне Халыкара атом энергия идарәсенең Иранны яшерен рәвештә атом баету корылмасы төзегән өчен хөкем иткән резолюцияне яклаганы өчен тәнкыйтьләп чыкты.

Әхмәдиниҗан шулай ук Тәһранның атом програмы турында көнбатыш белән сөйләшүләр зарурлыгы калмады диде.
XS
SM
MD
LG