Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрдмәнд – шагыйрьләр солтаны


23 ноябрьдә бөек шагыйрь, күренекле химаяче Дәрдмәнд – Закир Рәмиевның тууына 150 ел тулды. Дәрдмәнднең юбилее милләтебез өчен бик зур вакыйга. Декабрь аенда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Дәрдмәндкә багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Тантаналы утырыш соңрак оештырыла.

Римзил Вәли. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан Казанда Тукай музеенда күргәзмә һәм мәдәни кичә оештырылды. Анда милли музыка, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов, академик Миркасыйм Госманов, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев һәм башкалар чыгыш ясады.

Дистәләгән алтын приискалары тоткан; “Вакыт” газетын, “Шура” журналын оештырып, уку йортларына ярдәм итеп милләткә хезмәт иткән; Русия Думасына депутат булып сайланган һәм 1921 елда ачлык чорында салкын тиюдән вафат булган Закир Рәмиев белән чагыштырырлык шәхесләр дөньяда сирәк очрый.

Аның шигырьләре, фикерләү рәвеше һәм поэтикасы татар әдәбиятының иң югары ноктасы булып таныла. Күләме ягыннан зур булмаган, әмма тирән эчтәлекле, фәлсәфи һәм форма ягыннан камил булган Дәрдмәнд шигырьләре төрки халыклары әдәбиятында үрнәк булып санала.

Тукай музеенда үткән кичәдә Дәрдмәнд шигырьләрен яшь буын вәкилләре укыды.

Гасырлар кичте китте, ... китте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәүран!
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван
Килеп кичте җиһандан канча илләр!

Дәрдмәнгә соклану, аны зурлау никадәр табигый булса да, аның иҗатындагы тылсым һәм табышмак әле дә ачылмаган. Ни кызганыч, киң даирәләр аны аңламый яки кабул итми диләр. Ә Дәрдмәнд иҗатын өйрәтү, тарату, сынлы сәнгатьтә, музыкада чагылдыру, аның тормышын тасвирлаган музей, һәйкәлләр булдыру һаман хәл ителмәгән. Ул үзе бөек, үзе юк та кебек...

Матди һәм рухи байлыкларның иң зурын, иң затлысын тудыручы әдип Дәрдмәнд, аның язмышы турында әдәбият галиме профессор Нурмөхәммәт Хисамов, атаклы Шыгырдан авылында иҗат итүче журналист Рәфис Җәмдихан, “Ирек мәйданы” газеты хәбәрчесе Римма Бикмөхәммәтова белән сөйләштек.

Нурмөхәммәт Хисамов
Нурмөхәммәт Хисамов. Бөек шагыйрьләр табышмаклы була. Тукай да табышмаклы, чөнки без аны гасыр буе өйрәнәбез, ләкин ачып бетерә алганыбыз юк. Бөек шагыйрьләрне ачу дәвам итәчәк.

Дәрдмәндкә килгәндә, без 70 ел дәвамында нинди җәмгыятьтә яшәдек? Бөтен затлы мирасны сыйнфый күзлектән кире кагу иде. Дәрдмәнд – эре буржуазия вәкиле, алтын сәнәгатьчесе генә түгел, аның иманы, милләтне яңартуга, терелтүгә юнәлдерелгән гамәлләре безнең совет идеологиясенә, бердәм совет халкы ясау программасына туры килми иде. Шуңа күрә, ул кире кагылды.

Дәрдмәнд, гомумән, татар аңы өчен зарурый күренеш булса да, әйе, өр-яңа күренеш иде. Чөнки ул традицион шәрык әдәбияте, мәдәниятының өлеше булган татар әдәбияты һәм мәдәнияте эченнән барлыкка килгән күренеш кенә түгел, ул шәрыкъ-гарәп-көнчыгыш-европа мәдәни синтезы нигезендә барлыкка килгән шагыйрь.

Сүз дә юк, ул шәрык шагыйре. Әмма, европача яңарыш шагыйре иде. Шигрыятьтә Дәрдмәнд кебек зур реформатор аңа хәтле юк иде. Чөнки ул өр-яңа шигъри форма иҗат итте. Һичшиксез, фәлсәфи тирән, безнең тарих, традицияләр өчен яңа булган әдәби, шигъри күренешне хасил иткән шагыйрь. Аның кебек тирән мәгънәле шигърият татар мәдәниятендә әле булмаган.

Кайвакыт кайбер кардәш халыклар безнең мирасны даулый. Ул табигый хәл, һәр халык үзен бөек итеп күрәсе килә. Бөек итеп күрүнең беренче шарты – бөек мәдәнияткә, бөек әдәбиятка ия булу. Минем бу очракта бер генә сорау бирәсем килә: ә сезнең Дәрдмәндегез бармы?

Дәрдмәнд барлыкка килсен өчен әнә шушындый меңъеллык әдәбият традициясе кирәк. Тукай барлыкка килсен өчен дә. Сез карагыз, Дәрдмәндтән Тукайга күчү авыр түгел. Бер чор шагыйрьләре, бер-берсенә аваз бирешкән шагыйрьләр; бәхәсләшкән дә, тартышкан да, ләкин бер үк бөек эшне башкарган – татар шигъриятен өр-яңа күренеш буларак хасил иткән алар.

Римзил Вәли. Шушы биеклектә дәвам итү, шушы биеклеккә күтәрелеп дәвам итүгә омтылышлар сизелгәне бармы?
Римзил Вәли


Нурмөхәммәт Хисамов.
Шундый урынлы сорау бу. Менә карагыз - Хәсән Туфан. Аның шигърияте шулай ук тыгыз, фәлсәфи. Мин аны русларга пропагандалаганда әйтәм. Рус теленә тәрҗемә ителгән китапларын бирәм. Бигрәк тә “Сөйли торган” материя шигыренә игътибар итегез дим. Дәрдмәндсез болар барлыкка килмәс иде.

Римзил Вәли. XXI гасыр. Система үзгәрде, большевизм бетте. Әдәбият, милләт дәвам итә кебек. Хәзерге заман шигърияте яшьләр тарафыннан ничек кабул ителә?

Нурмөхәммәт Хисамов. Эш Дәрдмәнднең тыелып, күз күременнән төшерелеп калдыруда гына түгел. Алтмышынчы елларда алтмышынчылар буыны барлыкка килә. Бездә дә аларның вәкиле бар. Ул – Равил Фәйзуллин. Аның Дәрдмәндкә багышланган шигыре бар. Дәрдмәндне тирән аңлау нәтиҗәсендә генә ул мөмкин. Аның интонацияләреннән Прага язы чорын чамалап була. Мин бу шигырьне Равил Фәйзуллин турындагы мәкаләдә болай бәяләгән идем: “Бу Морзе әлифбасына яшеренеп, үз-үзенең замандаш халкына мәгълүм фикерләр җиткерү”.

Яңалыкны эзләүчән, кызыксынучан Ренат Харис Дәрдмәндкә багышлап шигырьләр циклы бирде. Бу бит шагыйрьне аңлау, аңа омтылу. Мин ул чор вәкиле, шул иман белән яшәгән кеше. Сибгат Хәким: “Нурмөхәммәт бер кешене дә кабатламый. Әмма аның шигырьләре Дәрдмәндкә тарта”, дип әйткән иде.

Аннары яшьрәк шагыйрьләр: Мөдәрис Әгъләмов, Зөлфәт килде. Дәрдмәндтән килә торган шигъри форма тыгызлыгы һәм бернигә баш ими, буйсынмый торган, милләт яме белән генә яши торган иман бар иде һәм дәвам итә.

Рәфис Җәмдихан. Минем өчен Дәрдмәнднең фәлсәфи тирәнлеген дәвам итүче кешеләрдән Йолдыз Миңнуллина тора.

Римзил Вәли. Яшьләр шигърият агымын, шушы энергетиканы кабул итүче яшь буын Дәрдмәндкә ябышамы, килешәме?

Нурмөхәммәт Хисамов. Бу вәзгыятькә Дәрдмәнд аеруча аваздаш. Ни өчен Дәрдмәндкә кайтабыз? Ни өчен аның 150 еллыгын бәйрәм итәбез? Аның шигъриятендәге проблемаларның куелышы, милләтнең каршылыкларны җиңеп алга барырга тиешлеге кебек идеялары белән ул безнең чорга бик аваздаш.

Римма Бикмөхәммәтова
Римма Бикмөхәммәтова. Дәрдмәнд, һичшиксез, уникаль шәхес. Минем өчен Дәрдмәнд – ул Марат Шәриповның лекцияләреннән истә калган шәхес. Марат Шәрипов Дәрдмәнднең туганнары белән очрашкан кеше, аның шәҗәрәсен төзегән кеше.

Минемчә, бүгенге буын кешеләре өчен Дәрдмәнд авыррак. Чөнки аның шигърияте гарәп теле белән, төрек теле белән чуарланган. Әгәр дә Тукайга булган кебек популярлаштыру Дәрдмәндкә дә булса, ул популяр булыр иде, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин моның белән килешмим. Чөнки Дәрдмәнд халык арасында кызыксыну уятырга мөмкин, ләкин Тукай кебек халыкчан була алмый. Тукай халык теле белән, ә Дәрдмәнд бик тирән нечкәлекләр белән язган.

Римзил Вәли.
Шундый бөек Дәрдмәнднең затлы галимнәре, затлы укучысы да бар. Нишләп аның китабы юк? Нишләп әсәрләре сирәк басыла? Ә башка күп күләмдә язучы, хәтта тере классикларыбызның томнары өелеп ята. Бу хәл аңлатыла аламы?

Римма Бикмөхәммәтова.
Вакытында Дәрдмәнд бик күп кешеләргә ярдәм иткән. Үзенең акчасыннан, малыннан өлеш чыгарган. Мәктәпләр, мәдрәсәләр тоткан. Шәкертләрне чит илләргә укырга җибәргән. “Вакыт” газетасын, “Шура” журналын чыгарган. Бу басмалар ул вакыттагы әдәбиятчыларга ниндидер мәйдан булган. Ул аларга басылырга мөмкинлек биргән.

Без бүген 150 еллыгын каршы алганда, бернинди китап та чыгара алмадык. Финляндияда гына чыгарганнар.

Римзил Вәли.
Ниндидер оешманы, нәшриятны, яки нәшриятның түрәләрен гаепләргә була. Ә иҗтимагый аң кая соң?

Нурмөхәммәт Хисамов.
Дәрдмәнденең “Татарстан” китап нәшриятында рус телендә Венера Думаева-Вәлиева тәрҗемәсендә ике китап чыкты.

Римзил Вәли. Кибеткә кереп, анда юбилярларның, хәтта Фатих Кәримнең дә, Дәрдмәнднең дә китапларын табып булмый.

Рәфис Җәмдихан. Дәрдмәнд – беренче Дәүләт Думасы депутаты. Ул депутат булганда шәхси мәнфәгатьне кайгыртмаган, милләтне кайгырткан. Бүген депутат булып утыручылар шагыйрьләребезне кайгыртмыйлар, үзләре турында гына уйлыйлар.
Рәфис Җәмдихан


Нурмөхәммәт Хисамов. Мин андый ук чиккә бармас идем. Әлбәттә, безнең хәзерге финанс хәлебезнең дә роле бар. Бу мәсьәләдә, чынлыкта, өлгереп җитү, уянып җитү бара гына әле.

Римма Бикмөхәммәтова. Дәрдмәндкә игътибар чыннан да азрактыр. Ул яшәгән Орскида Дәрдмәнд исемендәге урам да юк. Оренбурда мемориаль комплекс бар. Андагы шәһәр һәм өлкә меценатларының исемнәре язылган. Вак урыс купецларының исемнәре бар, ләкин Шакир һәм Закир Рәмиевләрнең исемнәре юк. Оренбурда Дәрдмәнд яшәгән йорт исән, анда офислар, хакимият оешмалары урнашкан.

Нурмөхәммәт Хисамов. Казанның 1000 еллыгына безгә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына нинди тәкъдимнәр бар дигән сораулар килгән иде. Мин иң беренче Кол Галигә һәйкәл кирәклеген әйттем. Аны Горький паркына куярга тәкъдим иттем. Ләкин аңа махсус бакча эшләделәр.

Шулай ук Дәрдмәндкә дә Яшьләр үзәгендә һәйкәл эшләргә тәкъдимем бар иде. Анда таллар, өянкеләр бар. Шулар арасына Еревандагы Исаакян һәйкәле куелган.

Мәдәният министрлыгы кызыксынды, бу уңайдан Дәрдмәнд урамы булырга тиешме дип сораулар да бирде. Урам элек булган. Ә һәйкәл идеясе һаман кала бирә.

Римзил Вәли.
Филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов хәзерге чорда да Дәрдмәнднең традицияләрен дәвам итүчеләр бар дип саный. Әмма Дәрдмәнднең иҗатын һәм гамәлләрен тиешле дәрәҗәдә өйрәнү, яшь буынга аңлату һаман да киләчәк эше булып кала.

Кибетләрдә тау-тау булып татар китаплары өелеп ята, әмма алар арасында Дәрдмәнд шигырьләре юк. Алар күптәннән басылмаган. Шигырь укыган, Дәрдмәндне аңлаган, аның кимәлендә фикерләгән һәр шәхеснең бөтенләй башка кеше булуын төшенәбезме соң?

Әңгәмәбез менә шушы моңсуырак ноктада тәмамлана. Үзенә “Дәрдмәнд”, ягъни “Моңсу”, “Ямансу” дигән тәхәллүс алган шагыйрьнең таланты, фикере, энергиясе бүген дә милләткә, шигърияткә рухи көч һәм илһам бирә.
XS
SM
MD
LG