Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тыелмаган “наркотик”лар сатыла


Русиядә наркотик дигән агу хәзер үзенә күрә бер эпидемиягә әйләнде. Эчке эшләр министрлыгы системасында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы хезмәт бүлеге оешуга 18 ел тула. 2009 елда бу хезмәт бүлеге 95 килограмм наркотик матдә тоткан.

Наркотик матдәләрнең таралган төрләреннән кала, 2007 елда Русия наркобазарына официаль рәвештә наркотик дип саналмаган, “хуш исле үлән” исеме астында сатылган матдә барлыкка килде. Халык арасында аны “Спайс” дип йөртәләр. Белгечләр “Хуш исле үлән” быелның апреленнән киң кулланылыш тапты ди.

Чаллыда инде 20 яшьүсмер мондый “кәеф үләне”ннән агуланды. Аларның күбесе – 11-12 яшьләрдәге малайлар. Табиб-наркологлар әйтүенчә, киптерелгән һәм вакланган үләннәрдән ясалган порошокка кеше ияләшә дә. Табиблар үлән порошокларын наркотик дип саный.

Әмма бүгенге көндә кәеф китерүнең бү төр матдәсен, наркотик матдәләр рәтенә керми, шуңа да ирекле сатуда бик җиңел табып була. Кытайда ясалган бу матдәләрне тарату, Русиягә китерү, сатуга ирек. Жиңел сатып алу мөмкинлеге һәм аның түбән бәясе яшьләрне, шул исәптән, мәктәп укучыларын да үзенә җәлеп итә, күрәсең.

Шушы елның апрелендә Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко тәмәке катнашмасы составында шалфей, гавай розасы һәм зәңгәрсу лотос үләннәре булган матдәләр сатуны тыйган карар кертте. Карар көчкә кергәннән бирле Татарстанда тарту катнашмалары саткан 134 нокта ябылган. Эчке эшләр министрлыгының наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы бүлек мөдире Алексей Завгороднев бүген тәмәке катнашмаларын тарату белән көрәшәбез ди. Әмма, официаль яктан тәмәкене тарату рөхсәт ителгәнгә күрә, без бу эшләрне яртылаш канунсыз башкарабыз ди ул.

Алексей Завгороднев
“Легаль яки легаль булмаган наркотик матдә таратучыларны кулга алуның мөһимлеге бер үк. Бу мәьсәләдә без яртылаш канунсыз эшлибез дияргә мөмкин. Чөнки бу тәмәке катнашмалары наркотик матдәләр рәтенә кертелмәгән. Яңа карар 3 төр үлән сатуны тыйганнан соң, кәеф китерә торган матдәләрне чыгаручылар башка төр үлән катнашмаларын наркотик матдә белән эшкәртә башладылар. Монысы үләннәргә караганда хәтта берничә тапкыр көчлерәк. Ә организм өчен нәтиҗәләре нинди булачагы бөтенләй билгесез”, ди Алексей Завгороднев.

Казан яшьләре сүзләренә караганда, теләгең булса, “Спайс” дип аталган үләнне бөтен җирдә сатып алып була. Төп сату урыны – чәчәк кибете икән. анда үләннәрне “хуш исле үлән” исеме астында саталар, мондый гади киоскларда да табып бу. Аның үз нокталары бар, 500 сум бәядәге порошокны өеңә дә китереп бирәләр икән хәтта.
XS
SM
MD
LG