Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:10

Русиядәге мәхкамә системын тәнкыйтьләгән 2 хөкемдар эштән китә


Русия хөкемдарлар шурасы Контитуцион мәхкамә хөкемдары Владимир Ярославцевның үзен оешмадан һәм аның президиумыннан чыгаруны сораган мөрәҗәгатен кабул итте.

Утырышта катнашучыларның берсе “Интерфакс” агентлыгына бу турыда карар якын көннәрдә чыгарылачак дип белдерде.

“Коммерсантъ» газеты Ярославцевның китүе аның Русиядәге мәхкамә системын каты тәнкыйтьләве белән бәйле дип яза. Ярославцев Русиядә мәхкамәләргә иминлек оешмалары карарларын раслау гына кала дип белдергән иде.

Конституцион мәхкамәнең башка бер хөкемдары, Ярославцевны һәм аның әйткәннәрен яклап чыккан Анатолий Кононов та 1 гыйнвардан вазифасыннан китә.

Хөкемдарлар күпчелеге Ярославцев белән Кононовны хөкемдарлар адәбе кодексын һәм “Хөкемдарлар статусы турында”гы канунны бозуда гаепләде.

XS
SM
MD
LG