Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:18

3 декабрь халыкара инвалидлар көне. Русиядә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлыклар булмау сәбәпле, аларның күбесе өйдә генә утырса, Европа инвалидлары төрле илләргә сәяхәт итә. Мисал өчен Чехия коммунизмнан соңгы 20 елда инвалидларның тормышын яхшырту өлкәсендә шактый уңышка иреште.


Рената һәм аның күптәнге якыны Ярослав еш кына Чехиянең Брно шәһәреннән башкала Прагага килергә ярата. Инвалид арбасыннан башка хәрәкәт итә алмаса да алар елына берничә тапкыр театрда була. Шулай ук төрле эшләр белән дә башкалага килә.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән әлеге ике кеше инвалидлар өчен барлык уңайлыклар булган махсус йортта яши. Аларның күршеләренең күбесе шулай ук инвалид.


RFE/RL cәхифәсеннән алынган видео (инглиз телендә)

Праганың шау-шулы үзәк урамында сөйләшкәндә, Рената коммунизм чорыннан соң инвалидларның хәле яхшыруын әйтә.

“1990 елдан соң күп әйбер үзгәрде, мисал өчен хәзер менә мондый электр инвалид арбалары сатып алырга мөмкин. Җәмгыять биналарында, транспортта махсус җайланмалар булдырыла. Әлбәттә бу бик уңайлы”, ди ул.

Рената әйтүенчә, алар Ярослав белән икесе дә пенсия ала, моннан тыш юридик ширкәттә эшләнгәннән шактый гына акча керә. Ярослав эшне өйдә компьютерда башкара икән.

Шулай ук аларга транспортка акча бирелә, өйне җыештыру, шәхси хезмәт өчен төрле ташлмалар каралган. Шуңа Рената һәм Ярослав мохтаҗлыкта яшәми, киресенчә, аларны шактый яхшы яши дип әйтеп була.

Инвалидлар кофе китерә

Парламентның элекке вәкиле, хәзерге вакытта инвалидлар дәүләт шурасын җитәкләүче Вацлав Краса әйтүенчә, соңгы вакытта Чехиядә яшәүче миллионлап физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышын яхшырту өчен күп хезмәт куелган.
Аерым алганда ул транспортта уңайлыклар булдыру, эшкә урнашуда ярдәм итүне атап узды.

Инвалидларны эшкә алучылар өчен Чехиядә салым ташламалары каралган. Моннан тыш махсус инвалидлар өчен җиһазлар алына, эш урыннары аларга җайлы булсын өчен чыгымнар бүленә.

Краса сүзләренчә, ул җитәкләгән оешма инвалидларга кагылышлы барлык кануни нигездәге мәсьәләләрдә аңлатмалар бирә.

Ләкин ни кызганыч, яңа кануннар кайвакыт инвалидларның бар мөмкинлекләрен кайгыртмый.

“Кайвакыт эш бирүчеләр беренче булып нәкъ инвалидларны кыскарта. Безнең моңа каршы килергә хокукыбыз юк. Әмма әлеге хәлләрне азайту өчен тырышлык куябыз. Безнең хәзер кешеләрнең үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә торган дискриминациягә каршы канун бар. Шурабызда киңәшләр бирүче юристлар эшли”, ди Вацлав.

Күп кенә җәмгыяви чаралар да инвалидларның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Мисал өчен акыл ягыннан зәгыйфьләр өчен кафе бар. Шулай ук Прага үзәгендә ачылган кафеда сукыр табынчылар кофе китерә.

Эш хокуклары

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бүгенге тормышка җайлаштыру өчен “Ярдәмләшү” төркеме эшли. Аның вәкилләре коммунистик еллардан соң җәмгыятьтә инвалидларга караш үзгәрде дип саный.

Шуларның берсе Эрик Кипера сүзләренчә, соңгы дистә елда инвалидлар өчен шактый гына хезмәт урыннары булдырылды.

“Алар шулай ук хәзер гадәти мәктәпләрдә укый ала”, ди ул.

Шуңа да карамастан проблемалар да юк түгел. Инвалидларның 50% әле эшсез дип саный Краса.

Ә Кипера әйтүенчә, метрода инвалидлар өчен лифтлар булдыруга Прага хакимиятләре елына 11 миллион доллар бүләргә вәгъдә иткән.

Әмма болар әлбәттә бик тиз генә эшләнә торган эш түгел һәм мисал өчен автобус, трамвайларның барысында да инвалидлар керә алсын өчен түбән идәннәр булдыру күпмедер вакыт таләп итәчәк.

Кипера шулай ук инвалидлар аерым яши алсын өчен күбрәк ташламалы торак булдыру кирәклеген әйтә. Әмма бу Чехия өчен генә түгел, ә башка илләр өчен дә зур проблема булып кала.

Краса әйтүенчә, аңа күп кенә Европа шәһәрләрендә булырга туры килгән һәм аларның кайберләрендә Прага белән чагыштырганда, инвалидларга хәрәкәт итү кыенрак.

“Инвалидларның тормышлары барлык Европада да бер дәрәҗәдәдер дип уйлыйм. Бәлкем керемнәр һәм өстенлекләр ягыннан караганда Чехия түбәнрәк дәрәҗәдә торадыр. Бәлкем башка илләрдә инвалидлар күбрәк эш белән тәэмин ителәдер. Әмма аерма ул кадәр үк зур түгел”, ди ул.

XS
SM
MD
LG