Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:22

Чечен төркеме “Невский экспресс” шартлавы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала


Доку Умаров кыр командирлары белән очраша

Доку Умаров кыр командирлары белән очраша

Узган җомга “Невский экспресс” терәнендә кимендә 26 кешенең гомерен өзгән шартлау өчен җаваплылыкны исламчы сугышчылар төркеме үз өстенә алды. Доку Умаров җитәкләгән төркем Русиядә яңа террор гамәлләре белән яный.

Чечен сепаратистларына бәйле интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә, алар Кавказда хәрәкәт итүче мөҗәһетдиннәр төркеменнән хат алган. “Кавказ әмирлегенең кораллы көчләр штабы” дип имзаланган бу хатта исламчылар төркеме кимендә 26 кешенең гомерен өзгән террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

Kavkazcenter.com сәхифәсендә басылган хатта әйтелгәнчә, Мәскәү белән Петербур арасында йөрүче, нигездә Русия түрәләре куллана торган “Невский экспресс” терәне Доку Умаров фәрманы белән шартлатылган.

Хатта әйтелгәнчә, әлеге шартлау Русиянең стратегик яктан мөһим урыннарына шушы ел башында планланган гамәлләрнең берсе булып тора. Русиянең Кавказдагы көчләре “гади мөселманнарны үтерү сәясәтен” туктатмый торып, төркем Русия җирендә террор гамалләрен дәвам итәргә, вәгъдә итә.

Бу хәбәрне бәйсез чыганаклардан раслау әлегә мөмкин түгел. Чечен сепаратистларының мондый белдерүләрне элегрәк тә ясаганы бар иде. Мисал өчен, алар август аенда Саян-Шуш электр станциясендә булган каза өчен җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Русия рәсмиләре бу белдерүләрне моңарчы кире кагып килде.

Кавказ әмире

Үзен Кавказ әмире дип танытучы Доку Умаров Төньяк Кавказдагы исламчы төркемнәрне берләштереп, бу төбәктә шәригать кануннары урнаштыруны максат итеп куя.

Соңгы вакытта Русиядә зур яңгыраш алган террор гамәлләре артында, шул исәптән, 2004 елда Беслан мәктәбендә тотык алу фаҗигасе һәм шушы елның июнь аенда Ингушетия президенты Йонысбәк Евкуровка ясалган һөҗүмнәр артында нәкъ менә ул тора дип санала.

Евкуровка булган һөҗүмнән соң Русия рәсмиләре федераль көчләрнең террорга каршы махсус операциясе нәтиҗәсендә Доку Умаров үтерелгән йә авыр җәрәхәтләр алган, дигән хәбәр тараткан иде.

Июль башында Умаров телефон аша Азатлык радиосына шалтыратып, җәрәхәтләр алмавын, сау-сәламәт булуын һәм Русиядә яңа террор гамәлләре әзерләве турында хәбәр итте. Умаров Чечня белән Дагыстан чигендә кыр командирлары белән очрашып, Риядус Сәлихийн төркемен аякка бастыру өчен сугышчылар һәм корал туплавын хәбәр итте.

Әлеге төркемне 2006 елда үлеменә кадәр Шамил Басаев җитәклгән иде. Радиобызның Кавказ белгечләре әйтүенчә, Умаров белән Басаев озак еллар дуслар булган, бергәләп Масхадов хөкүмәтендә эшләгәннәр, Кавказның киләчәгенә берүк карашта торганнар.

Умаровның кыр командирлары арасында абруе Басаевныкы шикелле үк зур булмаса да, үзе әйтүенчә, соңгы вакытта сугышчыларның бар гамәлләре аның фәрманы белән башкарыла.

2 декабрьдә Петербурда үткән чара
Узган җомга “Невский экспресс” терәнендәге шартлау соңгы 5 елда Русиядә иң зур террор гамәле булды. Бу шатрлау Русия шәһәрләрендә янә террор куркынычын арттырды.

Чәршәмбедә “Бердәм Русия” партиясе Мәскәү һәм Петербурда “Невский экспресс” шартлавы һәм Русиядә соңгы дистә елда булган террор гамәлләре корбаннарын искә алып, матәм чарасы үткәрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG