Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова мәхкәмәнең башлануыннан, барышыннан риза түгел


Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата беренче мәхкәмә 26 ноябрьдә булырга тиеш иде. Бу көнне шаһитлар килмәүне, казыйның авыруын сәбәп итеп, мәхкәмәне башлап тормыйча, 2 декабрьгә күчерделәр. 2 декабрьдә мәхкәмә башланды. Һәм шунда ук эшен туктатты.

26 ноябрьдә билгеләнгән мәхкәмәдән аермалы буларак, 2 декабрь мәхкәмәсе эшен башлады. Казый Дан Шакуров Фәүзия Бәйрәмованың җәмәгать яклаучыларын, килгән шаһитларны теркәгәннән соң белдерү ясады:

“Бәйрәмованың яклаучысы башка мәхкәмә эшендә катнашу сәбәпле, бүгенге мәхкәмә 7 декабрьгә күчерелә”. Башланмас борын тукталып калган мәхкәмәдән соң Фәүзия ханым “Азатлык”ка мәхкәмәнең башлануы, баруы белән риза булмавын белдерде.

“Мәхкәмәгә чит шәһәрләрдән килүчеләр дә бар иде. Төрле сәбәп табып, кешеләрне кайтарып җибәрделәр. Бу - нервыда уйнау. Безнең арып, алар чыгарган хөкемгә риза булуны көтәләр”, ди Бәйрәмова.

26 ноябрь Фәүзия Бәйрәмовага беренче мәхкәмә буласы көнне, журналист Ирек Мортазин хөкем ителә. Бу күренеш Милли Мәҗлес рәисен шомга салмаганмы?

“Мортазинга дөрес җәза бирелмәде. Сүз, китап, гайбәт өчен төрмә дә, сөрген дә тиеш түгел. Җәза - штраф. Яңадан, минем эш башка. Мин милләт, татар бәхете өчен көрәшкәнгә хөкем ителәм. Милләтемә һәм Аллаһка булган ышаныч мине тынычландыра. Мәскәү, Казандагы каршылык акцияләре, Уфаның күтәрелүе, мине яклавы халыкның уянуын күрсәтә, көч бирә. Уфаларның үзләренә дә авыр. Күрсәткән матди ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Халыкны битарафлыкта гаепләргә ашыкмыйм. Халык әле үз сүзен әйтер”, дигән фикердә Бәйрәмова.

Илдус Әмирханов гаепләргә җыенмый

Зиннур Әһлиуллин (с), Илдус Әмирханов
Милли Мәҗлеснең элекке рәисе Илдус Әмирханов Фәүзия Бәйрәмова эшендә прокуратура ягыннан шаһит итеп чакырылды, дигән фикерләр тискәре карашка җирлек бирде. Әмирханов бу гаепләүләрне кире кага. “Мин гаепләүче яктан шаһит, дигән сүзләр уйдырма. Мин, Милли Мәҗлеснең элекке рәисе, эшнең ничек оештырылганын яхшы беләм. Шаһит буларак, булган хәлләргә генә бәя бирермен. Гаепләүче яки яклаучы ягыннан мин шаһитлык кылмыйм, кемнәрдер миннән гаепләүче ясарга тели.

Фәүзия дә “Азатлык” аша мине гаепләүчеләр рәтенә керткән. Аның нигезе бар, дип, санамыйм. Чын хакыйкатьне әйтермен. Беркемгә дә, милли хәрәкәткә дә зарар китерергә җыенмыйм. Чаллыда милли хәрәкәтнең төп активистлары, аларга кыенлык теләмим”, диде “Азатлык”ка Илдус Әмирханов.

"Репрессия тәгәрмәче хәрәкәттә"

БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллин, репрессия тәгәрмәче хәрәкәттә, ди. Ул әлеге мәхкәмәдә шаһит буларак катнаша. Аның фикеренчә, элекке “антисовет” эшендәге 58нче маддәне хәзер 282нче маддә алыштырган. “Яңа сталинчылар хәкимияткә килде. Алар репрессия тәгәрмәчен әйләндереп җибәрде. Башта мөселманнарны утырттылар. Хәзер милли хәрәкәт вәкилләренә хөкем бара. Өченче этап мәхкәмәләре федералчылар(федералистлар) өчен булачак”, дип саный Әһлиуллин.

Фәүзия Бәйрәмованы якларга “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре, Рәфис Кашапов рәислегендә Чаллы ТИҮ әгъзалары һәм башка җәмәгатьчелек килгән иде. Халыкның барысы да мәхкәмә залына сыймады, урамда торып калучылар да булды.
Айдар Хәлим, Фаик Таҗиев, Тәлгать Әхмәдишин Бәйрәмованың җәмәгать яклаучылары булып теркәлде. Язучы Фәнзаман Баттал әлеге мәхкәмәгә китерелмәде.
XS
SM
MD
LG