Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ журналисты Русия тарих дәреслеген алдашуда гаепли


Британиянең The Times басмасы журналисты Джон Суиней Русия мәктәпләре өчен тарих китапларын язучыларны алдашуда һәм тарихны матурлап күрсәтүдә гаепли. Ул Русиядә Сталинны зурлау сәяәсәте артында Путин тора дип исәпли.

Журналист Мәскәү метросының Курский тукталышында ярты гасыр элек юк ителгән “Безне Сталин үстерде һәм каһарманлык гамәлләренә рухландырды” дигән язуның бу җәйдә яңадан пәйда булуын искә алып, Русиядә Сталиннан котылу түгел, киресенчә Сталинны кире кайтару сәясәте барганга охшый ди. “Позитив тарих” дип аталган бу күренеш артында Путин тора ди Суиней.

Ул шулай ук Путинның 2007 елда Русия мәгариф хезмәткәрләре белән очрашуда аларга патриотик тарих булдырырга кушуын да искә ала.

Филиппов әзерләгән дәреслекләрнең берсе
Мәктәп өчен тарих дәреслеген әзерләгән Александр Филипповны Суиней “позитив тарихның йөзек кашы” дип атый. Филиппов журналистка: “Балаларны куркуга салучы һәм аларда үткәннәргә, үз халкына карата җирәнү хисе уятучы китаплар язарга ярамый. Тарихны гомуми позитив тонда өйрәтү үсеп килүче яшь буынга оптимизм һәм үз-үзенә ышаныч бирәчәк һәм алар үзләрен үз илләренең якты киләчәгенең бер өлеше итеп хис итәчәк”, дигән.

Ә менә “мәктәптә тарих өйрәтү патриотлар тәрбияләү өчен түгел, балаларны уйларга өйрәтү өчен кирәк дип исәпләүче башка бер тарихчы Игорь Долуцкий әзерләгән тарих дәреслегеннән хакимият баш тарткан.

Суиней 1930-нчы елларда Украинада Сталинның күмәкләштерү сәясәте нәтиҗәсендә Һолодомор дип аталган ачлыктан кайбер исәпләүләргә караганда 4 миллион, ә башка исәпләүләргә караганда хәтта 10 миллион кешенең үлүенә тарих дәреслегендә җитәрлек урын бирелмәгән ди. Мәкалә авторы дәреслектә Сталинның сәнәгатьләштерү сәясәтенә 83 бит багышлануына, ә бу ачлыкка нибары 1 параграф кына бүленүенә игътибар иткән. Хәлләр берьяклы итеп кенә – Сталинның абруен күтәрерлек итеп яктыртыла ди ул.

Моннан тыш Суиней 1939 елда Икенче Дөнья сугышы башлангач, британнар Германия нациларын блокадаларга тырышканда Мәскәү белән Берлин арасында Молотов-Риббентроп килешүе имзаланганнан соң, Советлар Берлегенең 2 ел буе Һитлерга чимал һәм ягулык җибәреп ярдам итеп торуы турында яза. 1941 елның беренче 4 аенда гына да Сталин Һитлерга чирек миллион тонна нефть, 3 чирек миллион тонна ашлык җибәргән.

Журналистның “позитив тарих” советларның Наци Германиясен туендыруын нигә яктыртмый дигән соравына Филиппов “Сталин Һитлерга ярдам итмәгән, ул сәүдә иткән һәм бу сәүдә ике якка да файдалы булган”, - дип җавап бирә.

Икенче Дөнья сугышындагы хәлләр турында Русиядәге яңа хакимият хуплаган китап ялган сөйли, әмма дәреслектәге иң куркыткан нәрсә Сталин террорының ничек күрсәтелүе ди Суиней. Китапта 786 мең кешенең үлем җәзасына хөкем ителүе турында гына әйтелә, бер җирдә дә миллионнарча корбан турында бер сүз дә юк. Ә төрле исәпләүләргә караганда, 1925 елдан 1953 елга кадәр Сталин терроры нәтиҗәсендә үлгәннәр саны 3 миллионнан алып 20 миллионга кадәр булырга мөмкин дип исәпләнә.

Мәкалә ахырында автор Сталин репрессияләренә дучар булган поляк һәм алман әсирләрнең туганнарына НКВД архивларында аларның эзләрен табарга ярдам иткән 2 тарихчы Михаил Супрун белән Александр Дударевның сентябрьдә Архангельскийда ФСБ тарафыннан кулга алынуы турында яза. Алар дәүләт серләрен ачуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG