Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Террорчыларга каршы каты чаралар күрү кирәк


Русия премьер-министры Владимир Путин узган атнада 26 кешене үтергән поезд шартлату өчен җаваплыларга каршы каты чаралар күрергә чакырды.

Телевидение аша туры эфирда халык сорауларына җавабында Путин узган җомгада булган бу шартлау Русиядә террор куркынычының зур булып калуын күрсәтә диде.

Бу Путинның президентлык чорында башланган шундый сорау-җавап очрашуларының сигезенчесе.

Путин икътисый кризисның иң югары ноктасы инде үтелде, шулай да быел Русия икътисады 8.5 процентка кимиячәк диде.

Президент Дмитрий Медведев әлегә сорауларга болай җавап бирү очрашуы үткәрмәде.
XS
SM
MD
LG