Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Русия президенты Рим папасы белән очраша


Русия президенты Дмитрий Медведев атнакич Рим папасы Бенедикт XV белән беренче очрашуын үткәрә.

Очрашу Медведевның Италия премьер-министры Силвио Берлускони белән сөйләшү өчен Римга бер көнлек сәфәре барышында үтә.

Соңгы арада Рус православ чиркәве белән Ватикан арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыра баруы күзәтелә.

Ватикан белән Рус православ чиркәве арасында гасырларча киеренке булып килгән мөнәсәбәтләр православларның католикларны совет чорыннан соңгы Русиядә эшчәнлекне көчәйтеп җибәрүдә гаепләве сәбәпле тагын да бозылып киткән иде.

XS
SM
MD
LG