Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русал $17 миллиард бурычын реструктурлаштыру килешүенә иреште


Дөньяда алюминий җитештерүче иң зур ширкәт булган Русал ширкәте үзенең 17 миллиард доллар бурычын реструктурлаштыру турында килешү имзалаганлыгын белдерде.

Русия миллиардеры Олег Дерипасканың Русал ширкәте белдерүендә ширкәткә бурычка акча биргән 70-тән артык кредиторның 50-ләп кредит килешүен үзгәртергә ризалашуы турында әйтелә.

Ул бурычлар арасында халыкара кредиторларга түлисе 7.4 миллиард, Русия банкларына 2.1 миллиард һәм Русиянең Онексим инвестиция вакыфына түлисе 2.7 миллиард доллар бурыч та бар.

Дөнья финанс кризисы Русалга зур зыян китерде.

Узган елга кадәр Русиянең иң бай кешесе булган Дерипаска кризис чорында 24 миллиардлап доллар югалткан дип санала.
XS
SM
MD
LG