Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татар яшьләре берләшә


Новосибирскида икенче Себер татар яшьләре фестивале булып узды. Анда Себер ягы төбәкләреннән җыелган татар яшьләре, булган проблемалар, ирешкән уңышлар, яшь буынның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.

Фестивальнең төп оештыручылары Новосибирскиның Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, Өлкә татар мәдәният үзәге һәм Өлкә мәдәният идарәсе булды. Новосибирскиның өлкә һәм шәһәр хакимиятләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Русиянең татар федераль милли-мәдәни мохтарияте якларыннан методик, матди һәм башка төрле дә ярдәм күрсәтелде.

Новосибирскида мондый фестиваль узган ел да оештырылган иде. Ноябрь аенда анда беренче Себер татар яшьләре фестивале узган иде. Бу фестиваль ул вакытта “Себер чәйханәсе” дип исемләнгән төрки халыклар фестивале белән бергә үткәрелеп, чаралар бер-берсе белән үрелеп барган иде.

“Мондый эш ысулының уңайсыз яклары да булды”, ди Өлкә татар мәдәният үзәге рәисе Рауза Тихомирова.

“Берьюлы ике фестиваль делегатларын кабул иткәндә төрле авырлыклар килеп чыкты. Делегатлар төрле кунакханәләрдә урнаштырылды, аларның утырышлардан тыш аралашу мөмкинлекләре булмады. Чаралар шәһәрнең төрле мәдәният йортларында узды, делегатларга бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә туры килде. Башка кыенлыклар да күп булды.

Шуларны искә алып без, татар яшьләре фестивален аерым үткәрергә, катнашучыларны да бер генә урында - шәһәр читендәге балалар лагерында урнаштырырга булдык. Барлык чаралар, яшәү, туклану, ял итү – барсы да бер урында булды. Яшьләргә танышу, узара аралашу мөмкинлеге дә күбрәк булды”, ди Рауза ханым.

“Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге булды, оештыру эшләрен быел тулысынча без - Өлкә татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Алтын йолдыз” клубы яшьләре башкардык”, ди әлеге клуб рәисе урынбасары Рузалина Мугутдинова.

Икенче Себер татар яшьләре фестиваленә делегатлар Новосибирскиның үзеннән, Төмән, Омск, Томск, Красноярск, Кемерово, Иркутски шәһәрләреннән һәм кайбер авыл-районнардан килгән иделәр. Мәртәбәле кунаклар да булды. Татарстанның Мәдәният министрлыгы хезмәткәре, композитор Риф Гатауллин, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры артисты Зөфәр Харисов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Тәбрис Яруллин, Казакъстан республикасы Семей шәһәренең Татар сәнгать мәктәбе директоры Габдулхак Ахунжанов, Төмән дәүләт университеты доценты, тел белгече Максим Сагидуллин, Новосибирскиның кайбер югары уку йортлары галимнәре һәм башка танылган шәхесләр фестивальнең барлык чараларында да катнаштылар, чыгышлар ясадылар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар алып бардылар.


Фестиваленең программасы үзенчәлекле һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Анда эшлекле сөйләшүләр дә, дискәтүкләр дә каралган иде. Гомумән, яшьләр өчен бу чара чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде.

Фестиваль “Алтын йолдыз” клубы яшьләре башкаруында “Татарлар килә” җыры белән башланып китте. Аннары төрле төбәкләр делегатлары тезелеп басып, символик ачу лентасы кистеләр. Аның кечкенә кисәкләрен делегатлар истәлеккә алды. Аннан соң үзара танышу башланды. Яшьләр үзләре яшәгән төбәкләрдәге милләттәшләребезнең халәте, үз оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләделәр, җырда, биюдә осталыкларын күрсәттеләр, кызыклы сәхнә күренешләре тәкъдим иттеләр.

Икенче көнне түгәрәк өстәл артында җитди сөйләшүләр барды, актуаль проблемалар күтәрелде, фикер алышулар булды. Туган телне саклау темасы беркемне дә битараф калдырмады. Чыгыш ясаучылар яшьләрнең милли мәдәнияка аз тартылулары, туган телләрен начар белүләре, яки бөтенләй белмәүләре турында борчылып сөйләделәр.

Фестивальдә катнашучыларның күпчелегенең туган телләрен белмәүләре ачыкланды. “Бу аяныч хәл. Туган телебез – милләтебезнең сакчысы булып тора. Тел бетсә, милләтебезнең юкка чыгуы ихтимал. Без моңа юл куймаска тиешбез”, диде Өлкә татар мәдәният үзәге методисты, татар теле белгече Мөдәрис Абакиров. Ул яшьләрне татар теленә өйрәтү өчен дәреслек булдыруы хакында белдерде, аны куллану ысуллары күрсәтеп, дәрес үткәрде.

Мөдәрис әфәнде үз төбәкләрендә булган бер уңай тәҗрибәгә дә тукталды. “Өлкәдә 20ләп татар авылы бар, аларның 8-ендә факультатив рәвештә татар теле укытыла”, - дип сүзен башлады ул. Аннары ул Чаны районы Тармакүл авылы мәктәбен саклап калулары турында сөйләде. Балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәп алдына ябылу куркынычы килеп баскан. Өлкә татар мәдәният үзәге активистлары, рәсми даирәләргә күп мәртәбәләр мөрәҗәгать иткәннән соң, проблема уңай хәл ителгән, Тармакүлдә мәктәп сакланып калган.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә дин темасы да күтәрелде. Кайбер мәгълүмат чараларының террорчылылыкны ислам дине белән бәйләүләре өчен борчылуларын белдерүчеләр булды. Аннары намаз уку, аның мәгънәсе, әҺәмияте аңлатылды. Җәмиг мәчете каршындагы дин дәресләренә йөрүче яшьләр намаз уку тәртибе белән таныштырдылар.

Томски һәм Төмән өлкәләрендә яшәүче татарлар тарихы, фольклоры турында да чыгышлар булды. Төмән дәүләт университеты студенты Земфира Шәрипова татар гаиләләре шәҗәрәләре, гөреф-гадәтләре турында кызыклы чыгыш ясады, себер татарлары җырын җырлап та күрсәтте.

Утырыш барышында узган ел төзелгән Себер татар яшьләре фестивале комитетын яңарту зарурлыгы белдерелде. Шунда ук комитетка яңа вәкилләр сайланды.


Түгәрәк өстәл сөйләшүе санап үткән һәм башка сорауларны туплаган, фестиваль эшенә йомгак ясаган резолюция кабул итү белән тәмамланды. Резолюциядә Себер татар яшьләрен берләштерү, татарлыкны саклап калу, үсешкә ирешү өчен нинди юнәлештә эшләү мөһимлеге билгеләнде. Төрле фәнни семинарлар, спорт уеннары, Сабантуйлар үткәрү, татар гаиләсен ныгыту буенча эш алып бару, тел, җыр, бию түгәрәкләре оештыру зарурлыгы күрсәтелде. Себер ягы шәһәрләрендә “Фото-йөгереш”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Чәкчәк бәйрәме” кебек акцияләрне бер үк көнне бер үк вакытта уздырырга кирәклеге турында да язылды. Мондый фестивальне ел саен оештырырга дигән тәкъдим кертелде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүеннән соң, мастер-класс буенча дәресләр башланды. Риф Гатауллин һәм Габдулхак Ахунжанов вокал, баянда уйнау, Зөфәр Харисов бию, сәхнә осталыгын шомарту, Мөдәрис Абакиров татар телен өйрәнү буенча дәресләр бирделәр. Яшьләр дәресләрне йотлыгып тыңладылар, биремнәрдә актив катнаштылар.

Аннан соң “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре оештырылды. Алдан әзерләнмичә генә, кызлар һәм егетләр төрле биремнәр үтәделәр, узара ярышып, осталыкларын күрсәттеләр. Мәртәбәле жюри җиңүчеләрне билгеләнде. Нәтиҗәдә, “Татар кызы” дипломы Омски делегаты – Альбина Фахрудиновага, “Татар егете” дипломы Төмән егете - Альберт Шариповка бирелде.

Икенче Себер татар яшьләре фестивале эше “Октябрь революциясе” мәдәният сараенда зур концерт белән тәмамланды. Анда делегатлар һәм килгән кунаклар чыгыш ясады. Тамашачылар концерттан канәгатъ калулары турында белдерделәр, мондый бәйрәмнәрне ешрак оештырырга кирәк диделәр.

Өч көн буена бергә булып, дуслашып беткән яшьләр дә узган чарадан ифрат канагәтъ булуларын белдерделәр: “Бик яхшы узды, аерылышасыбыз килми, киләчәктә дә мондый чараларга киләчәкбез, үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз”, диделәр.

Новосибирски татар милли-мәдәни мохтарияте активисты, Биология фәннәре кандидаты Равил Бәдретдинов “Мондый фестивальләрне киләчәктә дә үткәрергә кирәк. Ул Себер ягында яшәүче татар яшьләрен генә түгел, барлык татарларны да тупларга ярдәм итәчәк”, диде.

Дөрестән дә, фестивальнең киләчәге булуын, әлегә әйтүе кыен. Һәрхәлдә, Новосибирски яшьләре бу эшне дәвам итәргә уйлыйлар.
XS
SM
MD
LG