Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт университеты юбилей туйлый


Уфада 3 декабрь көнне Башкорт дәүләт университетының 100 еллыгына багышланган тантаналар башланды. Бу көнне университетта халыкара конференция булып үтте.

Уфага шушы юбилей тантаналарында катнашу өчен, Русиянең күп төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән университетлар ректорлары, проректорлары, галимнәр килде.

Әлегә кадәр Башкорт дәүләт университетының тарихы 1957 елдан башлана, дип әйтелә килгән иде. Ни өчен дигәндә, нәкъ менә шул елда Уфадагы К. А. Тимирязев исемендәге педагогия институты нигезендә генә оештырыла ул һәм университет дип аталып йөртелә башлый.

Әлбәттә, бу уку йортының тарихы, чынлап та, 1909 елга барып тоташа. Әмма ул чакта ул Уфа губерна укытучылар институты буларак ачыла. Ә 1920 елда бу уку йорты Халык мәгарифе институты, аннан 1929 елда педагогия институты дигән исемнәр ала. 1957 елда исә ул бњгенге көндәгечә, Башкорт дәүләт университеты итеп үзгәртелә.

Университетның 100 еллык юбилее турында сүзләр берничә ел элек үк куертыла башлаган иде. Бу мәсьәләне иң элек башкорт милли оешмалары вәкилләре һәм башкорт галимнәре књтәреп чыкты. Аннан соң аны республика җитәкчелеге дә хуплады. Башкорт хакимиятләре теләген исәпкә алып, ил премьер-министры да бу хакта махсус фәрман чыгарды.

Башкорт дәүләт университеты турында сөйләгәндә, башкорт тел галимнәре дә, башкорт милли оешмалары вәкилләре дә аны “Башкорт дәүләт университеты” дип исемләргә ярата. Монда “башкорт” сүзенә басым ясала. Моны да республика җәмәгатьчелеге дөрес түгел, дип саный. Ул Башкорт дәүләт университеты дип аталырга тиеш, ди алар.

Ничек кенә булмасын, БДУның 100 еллыгы бу көннәрдә зурлап бәйрәм ителә. Төп тантаналы кичә 4 декабрь көнне Конгресс-холл бинасында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG