Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман җыены күпләрне җәлеп итте


Башкортстаннан берничә төркем вәкиллек Пермь краена китте. Якташлар анда 3 декабрьдә башланган “Мөселман дөньясы – 2009” исемле форумда катнаша.

Пермьдәге әлеге җыен Русиядә беренче тапкыр оештырылган мөселман мәдәнияте форумы. Бу җыен Русиянең һәм чит илләр мөселман җәмгыятьләренең, ислам дин әһелләренең бәйләнешләрен ныгыту максатын куя, дип әйтелә.

Пермьдәге форумда катнашу өчен, Башкортстан, Татарстан вәкилләре, шулай ук Төмән, Свердлау өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Үзбәкстан Республикасы мөселманнары килде. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар.

Кунаклар арасында дин әһелләре һәм милли оешмалар вәкилләре генә түгел, ә халык иҗаты үрнәкләрен эшләүче алтын куллы осталар да, китап нәшер итүчеләр дә, умарта балы җитештерүчеләр дә, мамык шәл бәйләүчеләр дә бар.

Башкортстаннан Пермьдәге җыенга Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” дәүләт нәшрияты зур бер машина белән башкорт һәм татар телләрендә басылган китапларны җибәрде. Шулай ук Пермьгә мамык шәл бәйләүчеләр белән бал продукциясен эшләүчеләр дә үз малларын алып китте.
XS
SM
MD
LG