Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты татар тарихын үзенчә күрә


Татар тарихы кызыклы һәм катлаулы. Хәзергә ул карурман кебек, күп нәрсә ачык түгел. Ләкин беренче адымнар ясала. “Ватаным Татарстан” газеты редакциясендә Фатыйх Сибагатуллинның “Атилладан Президентка кадәр” китабы хакында сөйләшү үтте.

Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин язган китаплар турында киң җәмәгатьчелек ишетми калмады. Ярты ел чамасы элек “Атилладан Президентка кадәр” (“От Атиллы до Президента”) китабының беренче өлеше турында Фатыйх әфәнде Азатлык студиясенә килеп, тәфсилләп сөйләп киткән иде.

Күптән түгел китапның икенче өлеше дөнья күрде. Шушы уңайдан “Ватаным Татарстан” газеты күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды. Анда Фатыйх Сибагатуллин үзе, Тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, депутат Разил Вәлиев, Азат Зыятдинов, язучы Марсель Гали, тарихчы Рафаэль Бәдертдинов, Фәйзи Галиев, журналистлар Рәшит Әхмәтов, Миңназыйм Сәфәров, Габделбәр Ризванов, Рәшит Минһаҗ катнаштылар.

Фатыйх Сибгатуллин 40тан артык фәнни хезмәт авторы. “Атилладан Президентка кадәр” китабында ул тарихи чыганакларга таянып, меңнәрчә еллык тарихыбызга үз карашыннан бәя бирергә омтыла.
Китапның икенче өлешенең урта бите


Һөнәре буенча Фатыйх Сибгатуллин тарихчы түгел. Әмма ул тарих, гореф-гадәтләр белән яшь чагыннан ук кызыксына. Соңрак бу исемлеккә диннәр тарихы да өстәлә. “Дөньяның кайсы гына почмагына килеп чыксам да, беренче чиратта халыкның дине, тарихы белән кызыксынам, яшәү рәвешен күзәтәм”, ди ул.

Ләкин, киң карашлы шәхесләр җыелган җирдә сөйләшү китап кысаларында гына кала алмады. Әңгәмәдә катнашучылар милләтебезнең бүгенге хәле, проблемнары турында да фикерләрен әйтте. Шулай ук милләт тарихы дөрес чагылсын өчен нинди шартлар кирәклеге турында да сөйләште.

Тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов, тарих буенча фәнни китапларга гына түгел, ә фәнни-популяр китапларга да ихтыяҗ зур диде. Аның фикеренчә, гадәттә, фәнни-популяр китаплар җиңел, аңлаешлы тел белән языла. Шул рәвешле, гади укучы аңына тиз барып ирешә.

“Безнең фәнни-популяр китаплар юк дип әйтеп булмый. Әмма аларның күбесе хыялга, фантазиягә бирелеп язылган. Ансыз да булмыйдыр инде. “Атилладан Президентка кадәр” кебек китаплар безгә чыннан да җитми”, ди Рафаэль Хәкимов.

Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров тарихи чыганаклар мәсьәләсен кузгатты. Татарның ярты тарихи чыганагы Кытайда калган, диде ул. “Бүген шул чыганакларны өйрәнү фәнни җәмәгатьчелек алдында торган саллы проблема”, ди Индус әфәнде.


“Безнең Алтын Урдага кадәр 1000 еллык тарихыбыз булган. Ул гел “татар, татарстан” дигән сүзләр белән уелган. Шуна күрә, бүген Кытай телен белүче кешеләрне әзерләп, шушы чыганаклар белән эшләргә кирәк”, ди ул.

Разил Вәлиев исә бер гыйбрәтле цитат китерде:

“Француз Шарль Монтескьеның бер хезмәтендә “татарларга яулаган үрләрен, бөек эшләрен мәңгеләштерүче тарихчылар җитмәгән” диелә. Шөкер, бүген боз кузгалды. Фатыйх Сибгатуллин китабы моңа дәлил, диде Разил Вәли.

Сөйләшүдә катнашкан тарихчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре тарихыбызны тулы итеп язар вакыт җитте дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG