Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:41

Башкортстан премьеры Раил Сарбаевка кагылышлы гаепләүләр янә яңарып китте. Аңа өмет ителгән президент кәнәфие томан артына кача кебек.

Кайбер интернет сәхифәләрдә һәм федераль матбугат басмаларында Башкортстандагы Йомагуҗа сусаклагычы төзелешендә булган урлашулар хакында яңа мәгълүматлар дөнья күрде. Андагы хилафлыкларда Раил Сарбаевның, шулай ук элекке премьер-министр Рафаэль Байдәүләтовның һәм республика салым хезмәте башлыгы Барановның да катнашлыгы ихтималлыгы әйтелә.

Әлеге премьер Раил Сарбаевка да шикләрнең яңарып китүенә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең бу сишәмбедә Йомагуҗа сусаклагычы ширкәтенең хезмәт биналарында һәм кайбер җитәкчеләр фатирларында тентүләр оештыруы һәм алардан документларны алуы сәбәпче булды. Йомагуҗа сусаклагычы төзелешендәге акча урлаулар турында элегрәк тә хәбәр ителә килде. Башкортстаннан Русия дәүләт думасына сайланган депутат Иршат Фәхретдинов, бер ел элек үк, хокук саклау оешмаларына бу хакта мөрәҗәгатьләр юллаган иде.

Иршат Фәхретдинов мөрәҗәгатендә Йомагуҗа сусаклагычы төзелешендә 150 миллион сум акчаның максатсыз файдалануы хакында әйтелә иде. Әмма, шул мөрәҗәгатьнең тапшырылуына бер ел вакыт үтсә дә, җитди тикшерүләр булмады кебек. Ләкин, ни сәбәптәндер, әлеге сусаклагыч төзелешендәге хәлләргә яңадан әйләнеп кайтырга булдылар. Хәзер инде, экологик каза китерүе ихтимал дип, төзелеш башланганчы ук, күп бәхәсләр уяткан Йомагуҗа сусаклагычы төзелешендә Башкортстан хакимиятләре тарафыннан 1 миллиард сум акча яшереп калдырылган дип әйтелә.

Йомагуҗа сусаклагычын төзегән вакытта Раил Сарбаев Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын җитәкли иде.
Раил Сарбаевны Русия дәүләт думасы депутатлары башка шикле гамәлләрдә дә гаепли. Шул ук вакытта Р. Сарбаевны сәясәт белгечләре президент Мортаза Рәхимовның һәм аның улы Уралның якын кешесе дип белдерә. Хәтта аның Рәхимов әфәнде вазыйфасыннан киткәч, Башкортстан президенты урынына тәкъдим ителәчәге хакында да сүзләр йөри.

Шул ук вакытта бу ниятләргә Мәскәү Кремленең каршы булуы да искәртелә. Кайбер чыганаклар, хәтта шул ук Русия дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар да, Раил Сарбаевның шушы ай азагында ук вазыйфасыннан алыначагын зур ышаныч белән әйтә.

Раил Сарбаев исә үзенә ташланган барлык гаепләрне кире кага һәм үзенә һөҗүмне дошманнары оештыручы кара пиар дип бәяли. Ничек кенә булса да, Мортаза Рәхимовның президентлыктан китүе вакыты якынайган саен, республикада һәр сәяси тараф үз кешесен хакимияткә китерергә тырышачак һәм бер-берсенә пычрак атышулар, бер-берсен ярдан упкынга этешүләр ешаячак, дип уйларга кирәк.

XS
SM
MD
LG