Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:24

Удмуртиядә Гаяз Исхакый иҗатына багышланган монография чыкты


Монография авторы Вәсилә Хәкимова

Монография авторы Вәсилә Хәкимова

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәр педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә Хәкимова татар әдибе Гаяз Исхакый һәм удмурт язучысы Кедра Митрей иҗатларын өйрәнеп, монография чыгарды.

Гаяз Исхакыйның исемен телгә алу да тыелган, иҗатын өйрәнүгә табу салынган еллар да булды бит. Шунлыктан Гаяз Исхакыйның бай олы мирасы әле бүген дә өйрәнелеп бетмәгән. Соңгы елларда бу юнәлештә Удмуртия укытучылары тарафыннан да байтак эшләр башкарылды.

Ижау педагогика көллиятенең татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова татар әдибе Гаяз Исхакыйның “Зиндан” әсәрен укыгач, аның иҗаты белән кызыксынып, тирәнтен өйрәнү теләге туа. Укытучы татар язучысы иҗатына үзенең укучыларында да кызыксыну уята алды. Альбина Вәлиуллина һәм Руфина Хәмидуллина Исхакыйның күп кенә әсәрләрен укыганнар. “Язучы күтәргән темалар бүген дә актуаль”, диделәр кызлар.

Вәсилә Хәкимова Удмурт дәүләт университетында оештырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә Гаяз Исхакый иҗатына багышлап язган фәнни чыгышлары белән башка милләт галимнәрен дә таныштыра.

“Идел - Урал төбәгендә яшәүче милләтләрнең тормышы, әдәби һәм мәдәни мирасы бер-берсеннән һич тә аерылгысыз. Шуңа да удмурт әдәбияты тарихын, язучыларын үзләштереп, удмурт авторлары арасында Гаяз Исхакыйга тиң буган язучыны эзли башладым”, дип уртаклашты Вәсилә Хәкимова.

Удмурт язучысы Кедра Митрей иҗаты һәм тормышы, дөньяга карашы белән Гаяз Исхакыйга бик якын булуын ачыклый Вәсилә Хәкимова.

Ике милләт язучылары иҗатындагы уртаклыкка тукталып, Вәсилә Хәкимова Гаяз Исхакый да, Кедра Митрей да әсәрләрендә үз милләтенең узаңын үстерү, телне саклап калуга өстенлек бирүен ассызыклый. Ике язучы да - Гаяз Исхакый татар, төрки, ә Кедра Митрей фин-угор халыкларын берләштерү идеясе белән яшәвен дә билгели. Шулай ук ике язучының да тормышы фаҗигале икән. Татар язучысы чит илдә яшәргә мәҗбүр була, удмурт язучысы сөргендә вафат була. Ике авторның да әсәрләре күп еллар халыкка җиткерелми, алар соңгы елларда гына кайтарылды.

Ике милләт язучыларының иҗатына багышлап эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара. Вәсилә Хәкимова ачышлары хакында күп санлы мәкаләләр яза. Алар Удмуртия һәм Татарстанда чыгып килүче журналларда, күп санлы фәнни җыентыкларда дөнья күрә. Язмалардан төрле катлам укучылары татар әдибе турында мәгълүмат ала.

Вәсилә Хәкимованың тырышлыгы нәтиҗәсендә Идел һәм Урал төбәгендә туып үскән ике милләт язучысы Гаяз Исхакый һәм Кедра Митрей иҗаты хакында төрки дөньясы да, фин-угор халыклары да белде.

2008 елда Казанда Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулу уңаеннан уздырылган конференциядәге уңышлы чыгышы Вәсилә Хәкимовага канат бирә. Укытучы ун елдан артык алып барган эзләнү-тикшеренү эшләрен бергә туплый. Вәсилә Хәкимованың татар әдибе Гаяз Исхакый һәм удмурт язучысы Кедра Митрей иҗатына багышланган монографиясе дөнья күрде. Ул Удмуртиянең фән һәм мәгариф министырлыгы ярдәмендә басылып чыкты.

Ике авторның олы мирасын өйрәнергә Вәсилә Хәкимованың монографисе этәргеч тә бирер, катлаулы темаларны үзләштерергә ярдәм дә итәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG