Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомалида шартлау 18 кешене, шул исәптән 3 министрны үтерде


Сомалидагы Африка Берлеге тынычлык сакчылары әйтүенчә, башкала Могадишуда интихарчы бомба шартлатып кимендә 18 кешене, шул исәптән хөкүмәтнең 3 министрын үтергән.

Шартлау бер кунакханәгә университетның чыгарылыш тантанасына йөзләрчә кеше җыелгач булган.

Корбаннарның күпчеле студентлар, шул ук вакытта сәламәтлек, мәгариф һәм югары уку йортлары министрлары һәм 2 журналист та үтерелгән диелә.

Дистәләгән кеше яраланган.

Әлегә һөҗүм өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

БМО яклавындагы Сомали хөкүмәте илнең кечкенә өлешен генә контрольдә тота. Сомалиның зуррак өлеше гыйсъянчылар карамагында.
XS
SM
MD
LG