Accessibility links

җомга, 24 февраль 2017, Казан вакыты 22:47

Медведев: Русия Әфганстанны тотрыклыландыруга өлеш кертергә тели


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү АКШ белән Европаның Әфганстанда тотрыклылык урнаштыру эшенә өлеш кертергә тели ди дип белдерде.

Римда Италия премьер-министры Силвио Берлускони белән уртак матбугат очрашуында Медведев “без партнерларыбызның эшенә ярдам итәргә телибез һәм бездән дә өлеш керәчәк” диде.

Медведев Русиянең Әфганстанга икътисадны, хәрбиләрне һәм полиция көчләрен яхшыртырга ярдам итәргә теләвен әйтсә дә, тәфсиллерәк мәгълуматлар бирүдән тыелып калды.

XS
SM
MD
LG