Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:04

Медведев та, Путин да киләсе сайлауда намзәт булу турында уйлаячак


Русия президенты Дмитрий Медведев Римда Италия премьер-министры Силвио Берлускони белән уртак матбугат очрашуында 2012 елда үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашу турында уйлаячагын әйтте.

Пәнҗешәмбе халык сорауларына телевидение аша җавап биргәндә премьер-министр Владимир Путин да ул сайлауда катнашу турында уйлаячагын әйткән иде.

Медведев «әгәр дә Путин андый мөмкинлекне кире какмый икән, мин дә кире какмыйм» диде.

XS
SM
MD
LG