Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Телевидение аша туры эфирда халык сорауларына җавап биргәндә, Русия премьер-министры Владимир Путин террорчыларга каршы көрәштә каты чаралар күрергә чакырды. Шулай ук Русия икътисади кризисның иң авыр чорын узды дип белдерде.

Үзенең туры эфирдагы сөйләшүен Русия премьер-министры Владимир Путин террорчылык темасыннан башлады. “Невский экспресс”поездының шартлатылуы әле илдә теракт куркынычы зур булуын күрсәтә дип билгеләде хөкүмәт башлыгы.

“Булган фаҗига шул хакта сөйли, бу юнәлештәге эшне көчәйтергә кирәк. Һәм шундый терактларны кылган җинаятьчеләргә карата бик каты чаралар кулланылырга тиеш”, диде ул.

27 ноябрьдә Мәскәү-Пeтербур аша йөрүче “Невский экспресс” поезды шартлавында 26 кеше үлде, йөзгә якыны төрле җәрәхәтләр алды.

Төньяк Кавказны санамаганда бу Русиядә соңгы биш елда иң зур терактларның берсе булды һәм яңа террор гамәлләре башлану куркынычын тудырды.

Чечен сепаратистларына бәйле Kavkazcenter.com интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә теракт җаваплылыгын үз өстенә сугышчылар алган.

Сәхифәдә басылган хатта әйтелгәнчә, поезд сугышчы төркем башлыгы Доку Умаров фәрманы белән шартлатылган. Әмма моның дөреслеген раслау мөмкин түгел.

Кризисның авыр чорын уздык


Путин шулай ук туры эфирда сорауларга җавап биргәндә, Русия икътисади кризисның иң авыр чорын үтә алды дип әйтте.

“Кризисның иң югары ноктасын уздык дип әйтергә мөмкин. Шулай да дөнья икътисадының кайбер чайкалулары Русиягә дә кагыла. Һәм аннан чыгу әлбәттә вакыт, көч һәм шактый акчалар таләп итәчәк”, диде премьер-министр.

Путин киләчәктә тагын президент булып сайланырга мөмкинлеген дә кире какмады. Аның әйтүенчә, вакыт әле җитәрлек һәм ул бу хакта уйлаячак.

“Илдәге социаль, икътисад өлкәсендәге хәлләргә карап инде 2012 елгы сайлау кампаниясендә катнашу карары кабул ителәчәк”, диде ул.

Путин фикеренчә, Русия президенты Дмитрий Медведев белән аның карашлары уртак. Ул моны бик күптәнге танышлар булуы белән дә аңлатты.

Башкаларга гыйбрәт

Русия премьер-министры ЮКОС ширкәте хиссәләрен саткан акча торак-коммуналь хужалык фондына җибәрелүен әйтте. Ә ширкәтнең элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский эше башка бизнесменнарга да гыйбрәт булсын, диде. Аның төрмәдә мәхкәмә карары нигезендә утыруны билгеләп узды.

Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, туры эфир башланганчы кайнар элемтәгә барлыгы 950 мең сорау килгән. Шулай ук 439 мең сорау смс, ә 70 мең электрон почта аша җибәрелгән булган.

Путин ел саен туры эфирда халык сорауларына җавап бирү гадәтен президент булганда керткән иде. Әмма вазыйфадан китеп премьер-министр булгач та ул халык белән аралашуның әлеге юнәлешен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG