Accessibility links

Русия Европаның яңа иминлек килешүен алга сөрә


Дмитрий Рогозин
Дмитрий Рогозин

Җомга көнне Брюссельдә Русия-НАТО шурасы очрашуы үтә. Башта Мәскәү, альянс Кремль тәкъдим иткән Европаның иминлек килешүен тикшерергә теләми дип, очрашуда катнашмау белән янаган иде. Cоңнан фикерен үзгәртергә булды.

Җомга көнне Брюссельдә үтәчәк НАТО-Русия очрашуы Русия-Грузия низагыннан соң мондый дәрәҗәдә беренче очрашу булачак. Ул низаг аркасында Кремль белән альянс арасындагы мөнәсәбәтләр Салкын сугыш чоры хәленә җиткән иде.

Чәршәмбедә НАТО җитәкчесе Андерс Фог Расмуссен тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә үтәчәк бу очрашу ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итәр дигән өметен белдерде.

Альянс җитәкчеләре, башка мәсьәләләр белән бергә, НАТОның Әфганстандагы миссиясенә Русиянең ярдәм итү мәсьәләсен тикшерергә җыена. Мәскәү исә төп мәсьәлә итеп Европаның яңа иминлек килешүен карарга чакырды, югыйсә очрашуда катнашмау белән янады.

Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин Русия телевидениесендә чыгыш ясап, НАТОны Мәскәү тәкъдимнәренә аяк чалу ниятендә гаепләде:

“Кечкенә генә көнбатыш өйләрендә бикләнеп, тәрәзәләрен каплап, имин дөньяда яшибез дип ышанып, Русиянең фикерен искә алмый гына, мәсьәләләрне үзара гына хәл итү барып чыкмаячак”, - диде Рогозин.

Аннары Рогозин тавышын бераз йомшартып, НАТО-Русия очрашуы барыбер үтәр, дигән фикерен әйтте. Очрашуның тулы күләмдә үтәчәген соңрак тышкы эшләр министры Сергей Лавров та раслады.

"Гади PR гамәле"

Европаның иминлек килешүен булдыру фикерен Медведев беренче тапкыр 2008 елның июнендә Берлинда яңгыратты
“Европаның иминлек килешүе” дип аталган документ өлгесе якшәмбедә Кремльнең рәсми сәхифәсендә дөнья күрде. Мәскәү бу яңа килешү НАТО һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы кебек Салкын сугыш чорыннан калган институтлардан арынырга мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнә.

Килешүне күтәреп чыккан Русия президенты Дмитрий Медведев фикеренчә, ул “бүленмәс иминлек” принцибына нигезләнергә тиеш. Башкача әйткәндә, “бер дәүләт тә, бер халыкара оешма да, үзенең иминлеген башкалар хисабына ныгыта алмый.” Бу фикерен ул бүген Римда Италия премьер-министры Сильвио Берлускони белән очрашуда кабатлады.

Әлегә кадәр Көнбатыш Медведев тәкъдименә игътибар бирми килде. Алай да, НАТО җитәкчесе Расмуссен, җавап булачак, дип ышандырды. Ихтимал, бу мәсьәлә җомга көнне Брюссельдә каралыр.

Кайбер белгечләр фикеренчә, Кремльнең бу тәкъдимнәре тормышка аша торган түгел. Аның бар максаты НАТО һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының дәрәҗәсен киметеп, Мәскәүнекен киресенчә арттыру.

Бәйсез сәясәт белгече Кирил Рогов фикеренчә, Кремль НАТОның Грузия һәм Украина кебек элекке совет илләренә җәелүен туктату өчен берәр механизм булдырырга тырыша.

“Бу күпмедер дәрәҗәдә совет чорындагы блоклар бүленешенә кайту, – ди Рогов. – Башкача әйткәндә, Русия өчен иминлек гарантиясе ул НАТОның җәелмәве.”

Белгечләр фикеренчә, Мәскәү бу килешүнең имзалануына үзе дә ышанмый. Документны тыныч кына Көнбатыш хөкүмәтләренә җибәрү урынына Кремль аны интернетка чыгарып элә. Рогов сүзләренчә, бу да Мәскәүнең уңай җавап көтмәвенә ишарә итә. Башкача әйткәндә, бу гади бер PR гамәле, ди ул.
XS
SM
MD
LG