Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин КамАЗ җитәкчесенең фамилиясен бутый


Путин узган айда гына КамАЗда булып киткән иде
Путин узган айда гына КамАЗда булып киткән иде

Русия премьер-министры Владимир Путинга сорау бирү КамАЗда да оештырылды. Сорау бирелгәч шул ачыкланды - Путин КамАЗ җитәкчесенең фамилиясен бутый икән.

2006 елга кайтыйк. Камазлылар телевизион күпердә Владимир Путин президент чагында да катнашты. Шушы күперне оештырган “Россия” телеканалы журналистлары шуннан соң каты тәнкыйтькә тотылган иде. Чаллы матбугаты ул елны әлеге "күпер"гә мондый бәя бирде: “Сорау бирүчеләр алдан әзерләнгән. Бирәчәк сораулар да өстән төшерелгән. Кыскасы, сорау бирүләр ясалма.”

3 декабрьдә булган хәзерге телекүпергә җирле журналистларны якын җибәрмәделәр. “Россия” телеканалы шундый шарт куйган. Алдагы телекүпердә сорау бирүләр ачык һавада булса, монысы КамАЗның автомобиль ширкәте эчендә узды. Телевизион күпер барышын яктыртырга теләгән “Азатлык” хәбәрчесен ширкәт эченә каравыл уздырмады.

Путин КамАЗны сатып алганмы?

Камазлыларны нәрсә борчый, премьер-министрга нинди сорау бирерләр иде, мөмкинлек булса, әлбәттә.

“Путинга сорау бирү бәхетенә ирешсәм: “Халык арасында сүз йөри, Сез КамАЗны сатып алгансыз, шуңа ярдәм итәсез икән. Бу – дөресме? Владимир Владимирович, Сездә КамАЗның ничә акциясе бар һәм алар КамАЗ белән идарә итәргә хокук бирәме? дип сорар идем”, ди КамАЗ эшчесе Тәүзих Гыйльманов.

Чаллыда яшәүче Мөнир Камалов Путинга мондый сорауны бирәсе булган: “Ярлылар белән байлар арасындагы галәмәт зур аерманы бетерергә вакыт түгелме?”.

Тукай районы Югары Суыксу авылы имамы Хәмзә Җиһамов дин, фатир түләүләре мәсьәләсен күтәрә. Элек КамАЗда эшләгән Равил Нуруллин: “В.Путинның һәм якыннарының төнлә урамга чыгып, андагы эчкечелекне, тәртипсезлекне күргәне бармы икән? Телевидение торган саен хатын-кызны чишендерә. Почмак саен бозыклык. Урамга чыгарлык түгел. Чик куелырмы?”, дип сорар иде.

Когогинмы, Каготкинмы?

КамАЗда йөк төягеч йөртүчесе Галина Солонкина телевизион күпердә Путинга мондый сорау бирде: “КамАЗга алга таба да дәүләт ярдәме булырмы?” Бер җөмлә белән әйткәндә, Путинның җавабы мондый: “КамАЗга гына түгел, барлык автомобиль сәнәгатенә дәүләт ярдәме булачак.”

Владимир Путин мондый сүзләр дә әйтте: “Ни өчендер мин сезнең генераль директорның фамилиясен бутыйм. Когогинмы әле ул, Каготкинмы?” Әлеге сүзләр хәзер табышмакка әйләнеп, аның мәгънәсен эзли башларлар, мөгаен. Путин узган айда гына КамАЗда булып киткән иде.

Путинга алдагы телевизион күпердә Чаллыдан ике сорау бирелгән иде. Бу юлы бер генә. Телекүпер барган көндә КамАЗ эшчеләре мәҗбүри ялда иде. Шуңа да карамастан, йөзләгән хезмәткәр һәм эшчене берничә көн дәвамында автомобиль ширкәтенә алып килеп, Путинга сорау бирү тамашасына әзерләделәр. "КамАЗга дәүләт ярдәме булырмы?" дигән бер сорау өчен йөзләгән кеше меңәрләгән сәгать cарыф итте.
XS
SM
MD
LG