Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен яшьләре берләшә


Алена Смирнова чыгыш ясый
Алена Смирнова чыгыш ясый

Яшьләр мәгарифтә милли-төбәк компонентын кире кайтару көрәшенә кушылырга җыена. Казанда керәшен яшьләренең I форумы уза. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе өлкәсеннән 172 делегат катнаша.

Керәшен яшьләре кабул итәчәк резолциянең өлгесе әзер инде. Алар аны алдан киңәшеп төзегәннәр. Әлеге документка кертелгән юллар арасында Русиядә милли мәгарифне яклаучылар белән бергә булырга диелгән. Яшьләр мәгарифтә төбәк компонентын да кире үз хәленә кайтару ягында.

Казанда үтә торган форумга Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районыннан килгән Наталья Ирмекеева 22 мең кеше яшәгән бөтен төбәкләренә бары тик бер генә этно-мәдәни юнәлештәге мәктәп булуын белдерде.

Мамадыш керәшеннәре делегаты Алена Смирнова да телне саклау иң зур проблема булып калуын ассызыклады. Мөнбәргә чыгып ул: “Тукайның “Туган тел” җырын кемнәр белә?” дип сорады.

“Залдагылар барсы да кул күтәрде. Тагын бер гади генә сорау. Арагызда берәр керәшен җырын тулаем белүчеләр бармы? Кызганычка каршы, куллар аз күтәрелде. Бу хәл - без эшләр өчен җирлек дип әйтәсе килә.

Шундый форумнар оештырып, киләчәк турында уйлыйбыз икән, тел турында сөйләшкәндә дә үзебезнең гимныбыз булырдай җырның сүзләрен белмибез. Шул ук “Безнең ил” җыры бар. Без аны һәрдаим ишетеп торабыз, Питрауга җыелганда да башкарабыз”, ди Смирнова.

Казан дәүләт университеты студенты, әлеге форумны оештыру комитеты рәисе Александр Долгов Татарстан хакимияте милли компонентны бетерүгә мөмкинлек бирмәс дигән карашта тора. Шулай да, ул керәшеннәрнең телен диалектлап-диалектлап булса да саклап калу ягында.

“Без төрле диалектта сөйләшәбез. Бакалы, Казан арты, Минзәлә диалектлары бар. Белүебезчә, Европада диалектларны саклау өчен кануннарга хәтле кабул ителгән. Дилектларны саклау өчен мәктәпләрдә этно-мәдәни сыйныфлар ачарга кирәк дип уйлыйм”, ди Долгов.

Долгов үзенең чыгышы вакытында керәшеннәрнең этник үзенчәлекләренә зур игътибар бирелгән Олы Шүрнәк авылындагы һәм Алабуга шәһәрендәге мәктәпләрне искә алды. Эш бит телнең татар теле, керәшен теле, я булмаса ногайбәк теле дип аталуында түгел, ә аларның сакланып калуында, дип тә өстәде ул.

Керәшен яшьләре үзара аралашмый түгел, аралаша. Аларның "В контакте" сәхифәсендә үзләренең форумы бар. Яңалыкларны да, булган хәлләрне дә шунда язалар. Тик 1500ләп кешенең бар сөйләшүләре дә туган телләрендә түгел, ә урыс телендә бара икән...

Татарстан керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы башлыгы, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Иван Егоров, делегатлар алдына чыгып керәшен хәрәкәтенә яңа көч килә, дип белдерде.

“Без бүген чыннан да тарихи вакыйгага җыелдык. Тарихыбызда бу форум, һичшиксез, зур урын алачак. Ул этник гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне яңартуга, туган телебезне саклап калуга, яңа элемтәләр урнаштыруга, үз халкың белән горурлануга зур этәргеч булыр дип уйлыйм”, диде Егоров.
Форумда катнашучы егет

Чыгышлар вакытында төрле тәкъдимнәр булды. Даими этник дискотекалар үткәрү, керәшеннәрнең дәртле җырларына замана рухы өреп аларны тарату, “Керәшен җегете һәм кызы” бәйгеләре үткәрү, яшь башкаручыларның “Туым Җондозы” фестивален республика дәрәҗәсенә күтәрү кирәклеге дә әйтелде.

Керәшеннәр күпләп яшәгән урыннарга этник туризм булдыру зарурлыгын да, керәшен фольклорын даими җыеп тору әһәмиятен дә ассызыклый алар.
Керәшен яшьләре Казанда 2 көн эшли. Алар глобальләшү шартларында туган телне саклау һәм яшьләрдә милли үзаң булдыруда мәгълүмат чараларының өлеше, үзенчәлекләрне саклау юллары, керәшен гаиләләрендәге әхлак турында да сөйләштеләр. Шимбә көнне үзләренең оешмаларын булдыру турында карар чыгарачаклар.
XS
SM
MD
LG