Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Европа оешмасында рәислек итәргә лаекмы?


Казакъстан Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында рәислек итәргә әзерләнә. Хокук яклау оешмалары моңа тәнкыйть белдерә. Алар Казакъстанны кеше хокукларын бозуда гаепли.

Казакъстанның Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында (ЕИХО) рәислек итә башлавына айдан да азрак вакыт калып бара.

1-2 декабрь көнне Афинада 56 илнең тышкы эшләр министрлары очрашуында күпләр тыныч булып күренергә тырышса да, чынлыкта эчләре кайный иде. Чөнки Казакъстанның рәислек итәчәгенә барысы да канәгать түгел. Ник дигәндә, кеше хокуклары бозылу, төрле эзәрлекләүләр республикада әле дә дәвам итә. Һәм бу өлкәдә алга китеш күренми.

ЕИХО институты җитәкчесе Янез Ленарчич Казакъстанны демократия юлында дип әйтеп булмый, ди. Әмма рәислек итә башлау моңа нигез булыр дип өметләнүен белдерде.

Казакъстанның ЕИХОда рәислек итүе һәр яктан да үзегчәлекле. Чөнки ул элекке СССРга кергән илләрнең берсе, БДБ әгъзасы һәм бу оешманы җитәкләячәк Азия илләренең беренчесе.

Моңа хәтле әле демократия һәм кеше хокуклары бюросы тарафыннан Казакъстандагы сайлаулар ирекле дип танылганы юк иде. Иң соңгы шундый сайлаулар нәкъ 2007 елны узды. Ул чакта президент яклы “Нур-Отан” партиясе парламент сайлауларында җиңеп чыкты.
Human Rights Watch кебек оешмалар инде баштан ук Казакъстан рәислек итәргә лаек түгел дип белдергән иде.

Рачел Денбер
“Кеше хокуклары бозылуы ЕИХО стандартлары һәм тәртипләренә бөтенләй каршы килә. Кеше хокуклары өлкәсендә проблема булган Казакъстанны сайлау бик бәхәсле”, ди Human Rights Watchның Европа һәм Үзәк Азия департаменты башлыгы урынбасары Райчел Денбер.

Әлеге шикләр илнең рәис булырга әзерлегендә үк туган иде. Узган ел дәвамында моңа игътибар аеруча да артты. Чөнки интернетны кысу нигезендәге канун кабул ителде. Әлбәттә, дөньякүләм челтәрне тикшереп бетереп булмый, әмма шуңа да карамастан канунга үзгәрешләр кертелде.

Шулай ук шәхси тормыш серләрен саклау канунын кертү тәкъдиме аптыраш тудырды. Чөнки бу беренче чиратта нәкъ түрәләргә отышлы. Нәкъ алар кыйммәтле машиналарда, затлы йортларда яши. Һәм бу хәбәрне җәмгыятькә тараткан кешене ул җиңел генә мәхкәмә тарта алачак.

Дөреслекне сөйләгән журналистлар да биш елга хөкем ителергә мөмкин. Хәзерге вакытта түрәләр тарафыннан газета һәм журналистларга шикаять белдерүләр арткан. Аларның зыянны миллиардланган тәңкәгә исәпли.

Денбер әйтүенчә, Казакъстан башта 2009 елны ЕИХОда рәислек итүне максат иткән булган. Әмма кайбер илләрнең канәгатьсезлек белдерүе сәбәпле, 2010 елга кичектерелгән. Өстәмә бер ел ил кануннарын ЕИХО тәртипләренә китерергә ярдәм итәр дип уйланылган.

Әмма Денбер чынлыкта, хөкүмәт символик үзгәрешләр кертү белән генә чикләнде дип саный.

“ЕИХОга рәислек итүе билгеле булгач, тышкы эшләр министры кеше хокуклары өлкәсенә реформалар кертергә вәгъдә бирде. Бу бик каты җаваплылык сорый торган реформалар түгел иде һәм хөкүмәт аны үтәде. Әмма чынлыкта тирән проблемалар хәл ителмәде. Ул реформаларга 2009 елның февралендә нокта куелды һәм шуннан кеше хокуклары нигезендә берничә адым артка китү булды”, ди ул.



Журналистларны яклау комитеты Европа һәм Үзәк Азиядә программаларын тикшерүче Мозаффар Сөләйманов әйтүенчә, массакүләм мәгълүмат чаралары иреклеге мәсьәләсендә Казакъстанда әлбәттә хәл яхшырмады.

“Киресенчә начарланды гына. Әгәр сез безнең матбугаттагы язмаларны карасагыз, әгәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә карата мөнәсәбәтне карасагыз... Ел журналистларны кыйнаудан башланды. Элек моның күзәтелгәне юк иде. Күп кенә хокук яклау оешмалары Казакъстан хөкүмәтенә интернетка кагылышлы канунны кабул итмәскә чакырды. Әмма моңа колак салучы булмады”, ди Сөләйманов.

Күпләр исә Казакъстан беренче чиратта бары үз ил дәрәҗәсен арттыруны гына кайгырта һәм ЕИХОда рәислек итәргә теләү дә шул максаттан дип саный. Бу хакта инде илнең ЕИХО саммитын нәкъ Астанада уздыру тәкъдиме дә сөйли. Әлеге чара соңгы тапкыр 1999 елны Истанбулда оештырылган иде.

Ләкин Астанада уздыру тәкъдиме әле барлык ЕИХО илләре тарафыннан яклау тапмады. Казакъстан сенаторы Әдил Әхмәтов бу мәсьәләдә АКШның фикере мөһим булуын әйтте.

“Саммит турындагы бәхәсләр әле дәвам итә. Очрашу вакытында АКШ дәүләт секретаре урынбасары бер яклы фикер белдермәде. Алар башта саммитның көн тәртибе чыгарылачак мәсьәләләрне билгеләргә тәкъдим итә”, ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG