Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Айгөл Мәхмүтова эшен яңадан каралачак


Мәскәү шәһәр мәхкамәсе президиумы журналист Айгөл Мәхмүтова эшен яңадан карарга кушты.

Мәскәүдәге “Судьба Кузьминок” исемле бер район газеты баш мөхәррире янау белән акча таләп итүдә һәм ялган белән үзләштерүдә гаепләнеп 5 ярым елга төрмәгә хөкем ителгән иде.

Кеше хокукларын яклаучылар әйтүенчә, Мәхмүтова балалар мәйданчыгында рөхсәтсез гаражлар төзүгә каршы мәкалә язып чыкканнан соң аңа каршы ялган җинаять эше оештырылган.

Моннан тыш Мәхмүтова район идарә башлыгын коррупциядә дә гаепләгән иде. Шуннан соң аңа каршы 2 җинаять эше ачылды һәм ул 2007 елда хөкем ителде.

Мәхмүтованың адвокатлары ике эшне дә яңадан карауны сорап мөрәҗәгать итте. Югары мәхкамә бу мөрәҗәгатьләрнең берсен кире какты. Икенчесе шәһәр мәхкамәсе президиумы карары белән яңадан каралачак.
XS
SM
MD
LG