Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

Дагыстанда бер милиция хезмәткәре үтерелде, өчәү яраланды


Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә шартлау нәтиҗәсендә милиция махсус көчләренең бер хезмәткәре һәлак булды, өч милиционер яраланды.

Тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, Хасавюрт-Бабаюрт юлындагы бер кафе түбәсенә шартлаткыч куелган булган.

Пәнҗешәмбе кичендә шул ук юлдагы башка бер кафеда да һөҗүм булган иде.

Анда билгесез кеше милиция хезмәткәрләренә ут ачып качып китте.

Ул һөҗүм нәтиҗәсендә 4 милиция хезмәткәре яраланды, бер җирле цивиль кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG