Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко кырымтатарлары корылтае кунакларына котлау сәламен юллады


V кырымтатарлары корылтае кунакларына юллаган котлауда Украина президенты Виктор Ющенко генераль прокуратура һәм иминлек хезмәтенә 1944 елны Кырымда яшәгән кырымтатар һәм башка халыкларны канунсыз сөргенгә сөрү өлкәсендә җинаять эшен кузгату өчен тикшерүләр уздырырга йөкләмә бирүен искә төшерде.

“Украина кырымтатар җәмәмгатьчелегенә олы ихтирамымны белдерәм. Ил һәм демократия үсешенә, милли мәдәниятләрне баетуга керткән өлешегезне бик югары бәялим”, диелә президент котлавында.

Ющенко сүзләренчә, Украина демократик хәрәкәте һәрвакыт кырымтатарлары хокукларын торгызу өчен көрәшә.

“Бүген сөргенгә җибәрелгәннәрне һәм аларның якыннарын тарихи ватаннарына кайтару мәсьәләләрен Украина үз көче белән хәл итә. Бу тырышлык киләчәктә дә дәвам итәчәк. Мин генераль прокуратура һәм иминлек хезмәтенә җинаять эшен ачу мәсьәләсен тикшерергә йөкләмә бирдем”, диелә котлауда.
XS
SM
MD
LG