Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән АКШ атом коралларын киметү турында килешү вакыты чыкты


5 декабрь көнне 1991 елны кабул ителгән Русия белән АКШ атом коралларын киметү турында килешү вакыты чыкты. Әлегә элекке килешү гамәлдә калачак.

АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама белән Дмитрий Медведевның җомга көнне чыгарган уртак белдерүендә стратегик кораллар турындагы яңа килешүне мөмкин кадәр тизрәк гамәлгә кертергә тырышачаклары әйтелә. Анда шулай ук тарафларның әлегә бу турыда килешүгә ирешә алмаганлыгы белдерелә.

Элегрәк Обама белән Медведев килешү гамәлдән чыкканчы ук, аңа алмашны тәмамларга дип сөйләшкән иде.

Килешү ике яктан да үз атом коралларының чиреген юк итеп аларның санын 6 меңгә калдыруны таләп итте.
XS
SM
MD
LG