Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак төньягында һөҗүмнәрдә иң аз дигәндә 5 кеше үлгән


Мосулда билгесез кеше ут ачуы нәтиҗәсендә бер полиция вәкиле һәм ике сакчы һәлак булган.

Соңрак шул ук районның башка җирендә бер хатын-кыз үтерелгән, кызы җәрәхәтләр алган.

Шул ук көнне өченче һөҗүмдә бер өлкән ир кеше вафат булган.

Барлык 3 һөҗүмне дә билгесез җинаятьчеләр кылган.

Мосул Гыйракның иң куркыныч районнарыннан берсе булып кала.
XS
SM
MD
LG