Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран рәсмиләре интернетка керүне чикләде


Тәһран – Дүшәмбе үтәчәк хөкүмәткә каршы чаралар алдыннан Иран рәсмиләре интернетка керүне чикләде.

Associated Pres хәбәр итүенчә, Тәһран халкы бүген электрон тартмаларына керә алмаган, оппозиция сәхифәләренә керү дә авырлашкан.

Хакимиятләр чит ил журналистларына протест чаралары буласы урынга бармаска киңәш иткән.

7 декабрь Иранда урам җыеннары көне санала. 1953 елда бу көнне Америкага каршы протест чаралары вакытында өч студент үтерелгән иде.

1990 елдан бирле бу көнне, илдә реформалар үткәрүне таләп итеп, урам җыеннары үтә.
XS
SM
MD
LG